Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ел башыннан юл фаҗигаләрендә 22 баланың гомере өзелде

Балалар катнашындагы юл фаҗигаләренең санын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү максатыннан 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар: балалар!" профилактик акциясенең 3 нче этабы бара. Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында балалар катнашы белән 319 юл фаҗигасе теркәлде, аларда 11 баланың гомере өзелде, 348 бала төрле тән җәрәхәтләре алды....

Балалар катнашындагы юл фаҗигаләренең санын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү максатыннан 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар: балалар!" профилактик акциясенең 3 нче этабы бара.
Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында балалар катнашы белән 319 юл фаҗигасе теркәлде, аларда 11 баланың гомере өзелде, 348 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Пассажир балалар белән бәйле 139 бәхетсезлек очрагында 9 бала үлде, 166сы төрле тән җәрәхәтләре алды.
Җәяүле балалар арасында барлыгы 134 очрак теркәлеп, аларда 2 баланың гомере өзелде, 136сы төрле тән җәрәхәтләре алды.
Ә велосипедчы, мопед-мотоциклчы балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре белән 40 юл һәлакәтендә 40 велосипедчы бала төрле травмалар алды. Мотоциклчы балалар белән килеп чыккан 5 фаҗигадә 5 бала тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә озатылды.
Коточкыч саннар бит бу... Балалар катнашында әлеге юл һәлакәтләренең көннән көн артуы нәрсәгә бәйле соң? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, авариянең иң күп очраклары август-сентябрь айларына туры килә. Чөнки әлеге вакытта яшүсмерләр озак каникуллар вакытына күнегеп, юл йөрү кагыйдәләрен оныта башлыйлар, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Аларга яңадан транспорт мохитенә ияләшергә кирәк.
Акция барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алына. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелеп, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән балаларга махус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук, тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыкларга утыртмаган килеш юлга чыккан шоферларга да таләпләр катгый булачак. Бу чорда юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәрелә. Шулай ук, әти-әниләр белән җыелышлар вакытында иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану кирәклеге аңлатыла. Акция кысаларында "Куркынычсыз зебра", "Әдәпле шофер", "Күренерлек бул" кебек акцияләр уздырыла.
Балалар юл йөрү кагыйдәләрен боза торган төп сәбәпләр: юлны аркылы чыгар алдыннан туктап тирә-якка карамау, җәяүлеләр юлыннан барганда ишегалдыннан чыгып килүче автомашиналарга игътибар итмәү, тирә-якка карамыйча, машина килгәндә юл уртасына йөгереп чыгу, юл яннарында уйнау, караңгы вакытта кара төстәге автомашиналарны күрмәү, машина борылганда, утларын күрмәү, һ.б.
Мәсәлән, 12 июль көнне Саба районы Тимершык авылында ВАЗ-2114 шоферы, тизлек режимын дөрес сайламау нәтиҗәсендә, юлны тиешсез җирдән чыгучы 4 яшьлек җәяүле баланы бәрә. Нәтиҗәдә, бала, хастаханәгә озатканда, авыр тән җәрәхәтләренән җан бирә. Шуны искәртеп китү зарурдыр: юл фаҗигасе вакытында әнисе янында булган.
Көннәр көзгә таба якынлаша, караңгы иртә төшә. Яңгырлы көннәрдә без зонтик тотабыз, башка киябез. Һәм шул вакытта юлны аркылы чыкканда, әлбәттә, тирә-якны күрү мөмкинлеге начарлана. Бу очракта ЮХИДИ идарәсе караңгы вакытта ут яктысын кире кайтаручы махсус яктыртучы әйберләр яки киемнәр киеп йөрергә киңәш итә.
Соңгы арада пассажир балалар белән булган юл һәлакәтләре дә артты. Исегездә тотыгыз: 12 яшькә кадәрге бала үзенең буена, авырлыгына туры килгән махсус автоурындыкка утыртылырга тиеш. Күп очракта ана, ышаныч йөзеннән, баласын кулына алып, алдына утырта. Бу, әлбәттә, бала сәламәтлеге, тормышы өчен бик тә куркыныч.
Машинада баручы барлык пассажирлар да, шоферлар сыман, саклык каешларын һәрвакыт тагып йөрергә тиеш. 12 яше тулган бала машинаның алгы пассажир ягына махсус саклык каешын таккан очракта гына утыра ала. Ә инде 12 яше тулмаган балаларга махсус авто-урындыклары булган очракта гына йөрү рөхсәт ителә.
Әйтик, 7 июнь көнне, Мөслим районы Иске Әлмәт авылында ВАЗ-2109 шоферы руль артына исерткеч эчемлек кулланган килеш утыра, тиешле тизлек режимын бозып, юлның каршы як полосасына чыгып әйләнә. Нәтиҗәдә, машинаның алгы як пассажир урынында утыручы 4 яшьлек сеңлесе авыр тән җәрәхәтләреннән шунда ук җан бирә. Тикшерү барышында, әлеге баланың махсус автоурындыкта булмавы ачыклана.
Кайбер вакытта, кызганычка каршы, мотоцикл я автомашина руле артында яше тулмаган яшүсмерләрне дә күрергә туры килә. Исегезгә төшерәбез: юл йөрү кагыйдәләре буенча, бары тик 18 яше тулган граждан гына, юл йөрү кагыйдәләреннән имтихан биреп, кулында "А" яки "В" категорияле таныклык булган очракта гына әлеге транспорт чаралары белән идарә итә ала.
Соңгы вакытта урамнарда скутер һәм мопедларда җилдерүче яшүсмерләрне дә еш күрергә туры килә. Килешерсез дип уйлыйм, кайчакта алар бернинди кагыйдәләргә дә буйсынмыйча, авария китереп чыгару куркынычы белән янап, югары тизлектә куалар. 2013 елда законга кертелгән яңалык нигезендә, 16 яше тулып, кесәсендә "М" категорияле таныклык булган граждан гына скутер белән идарә итә ала. Яшүсмерләрнең мондый транспортта бик тә йөриселәре килсә дә, башта укырга, аннан соң гына руль артына утырырга кирәк. Ата-аналар шуны онытмаска тиешләр: хәзерлекле бала юлда килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдән җиңелрәк чыга, юлда үзен ышанычлы тота. Ә укуны проблемаларсыз үтеп була. Шуны да әйтеп узарга кирәк: тикшерүчеләр фикеренчә, мотоцикл һәм скутерлар иң куркыныч, кеше сәламәтлеге өчен нык зыян сала торган транспорт чараларына керәләр. Шуңа күрә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе әлеге төр техник чараларда йөрмәскә киңәш итә.
Хөрмәтле гражданнар, бигрәк тә ата-аналар! Сабыйның вакытсыз өзелгән гомере беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арткан. Шунысы тагын да начар: бу фаҗигаләрнең күбесендә өлкәннәр гаепле. Юл хәрәкәте имин булсын дисәң, рульдәгеләр сабыйларга һәм яшүсмерләргә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Ә балаларга җәяү йөрү, велосипед йөртү, пассажир булып йөрү кагыйдәләрен әти-әниләр, тәрбияче-укытучылар, өлкәннәр аңлатырга һәм өйрәтергә тиешләр. Бу - бик җаваплы эш. Машина салонында махсус утыргычлар куймыйча, баланы автомобильгә утыртып, юлга алып чыгып киткән ата-анага аклану юк! Бала гомере - бәһасез!
Шушы ике ай эчендә инде 5 баланың гомере өзелде. Без мондый фаҗигаләр кабатланмас өчен барысын да эшләргә тиешбез. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Балаларны машинага утыртканда махсус урындык, куркынычсызлык каешын куллануны үзегезгә мәҗбүри итеп куйсагыз иде. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне саклагыз. Балалар язмышы белән уйнамагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев