Актаныш

ЕЛАМЫЙЧА УКЫП ТА БУЛМЫЙ: “Салават абыйга бурычны кайтарыр өчен әниләр тана суйды. Ә ул алмады, кеше көлдермә диде”

Ниһаять, ул... Килдем дә: “Мин сезгә бурычны кайтарырга килдем” - дидем.

10 гынвар көнне Салават Фәтхетдиновның туган көне иде. Социаль челтәрләрдә Салаватсыз пост калмады. Үз гомерендә Зәкиеч белән фотога төшмәгән кеше юк икән. Хәер, бер кеше бар икән – Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина. Аның Салават белән төшкән фотосы юк, әмма, аның каравы, ул бик шәп хатирә сөйләде.

Студент чаклар... 1997-98 еллар... Камал театрының кече залында репетиция бара...Ул көнне стипендия бирә торган көн иде... Курсташларым мине укытучыдан сорап мине стипендия алырга КГАКИ га җибәрделәр (ул вакытта ул академия иде). 9 кешегә стипендияне алдым да, чабам Камал театрына, үземнекеләрне шатландырырга. Килеп кердем янып-пешеп, репетиция бара. Мин бүлдермәс өчен 9 кешегә дигән акчаны үзебез киенеп-чишенә торган гримеркага яшереп куйдым да (ул вакытта бер гримерка камал театрында укучы барлык студентлар өчен), бүлдермичә генә репетициягә кереп киттем. Мине күрүгә күпме елмаюлы караш тойдым. Чөнки бүген минем курсташларым барысы да тук булачак. Җавап итеп мин дә елмайдым (елмаюымнан стипендияне алганлыгымны барысы да аңлады).

  Репетиция тәмам. Йөгерешеп гримеркага кердек. Ә яшереп куйган җирдә акча юк... Бар да басып миңа карап торалар, ә акча юк. Нишләргә? Баштан мең төрле уй узды. Йөгереп аска төшеп киттем, имештер вахтадан чит кеше кермәдеме дип соравым. Үзем яшьләремне тыя алмый, елыйм да елыйм. Каршыма мәрхүм Шамил Зиннурович килеп чыкты, аңлаттым да: “Борчылма, хәл итәрбез,” - ди. Ул да көенә тиз-тиз генә бүлмәсенә кереп китте, мин елап торам шунда проходнойда.

Шулчак театрга Салават абый килеп керде. Минем елаганны күреп: “Нәрсә булды? Нигә маңкаңны агызып торасың?” – ди. “Үзем дә сизмәстән, югалып калган бала, түктем дә бирдем эчемдәге зарымны. “Күпме иде анда стипендиягез?” - ди. Мин төгәл сумманы әйттем дә, ул миңа кесәсеннән алып, артыгы белән акча сузды. Мин карап торам акчага. “Ал инде! Бар бир барысына да! Вакытым юк!” - диде дә, кулыма учлап акчаны тоттырып, тиз генә китеп тә барды...

Стипендияне тараттым таратуын, ә ничек кайтарам дигән сорау борчый башлады. Очын-очка ялгап яшәүче студентка бу баш агартырлык сорау иде... Мин кайтып барысын да әнигә сөйләдем. Әниләр ярдәм итмиме соң?! Салават абыйга минем бурычны кайтарыр өчен әниләр тана суйды. Чиста күңел белән көн дә Камал театрында АНЫ көттем. Акча гел үзем белән йөри. Куркам... Бәлки... Алла сакласын... Вахтага да әйтеп куйдым күренсә хәбәр итәрсез дип. Менә ул килде... Минем ничә көн буе саклап йөргән акчадан тизрәк арынасым килде. Ниһаять, ул... Килдем дә: “Мин сезгә бурычны кайтарырга килдем” - дидем. Проходнойда аңа бурычны суздым. Ул тизрәк миңа акчамны кесәмә салуымны сорады. Аннары: “Кеше көлдереп йөрмә! Кешегә сөйләмә!” - диде.

Күпме ел узды моңа, сөйләдем, сүземдә тора алмадым, гафу үтенәм. Күптән язасым килгән иде рәхмәт әйтеп, менә көне дә уңай килеп чыкты. Акчаны әнигә кире кайтарып бирдем, әнием утырып елады. Ә хатирә күңел түрендә мәңгелеккә уелып калды! Менә нинди ул чын САЛАВАТ! Онытмадым, мәңге истә. Туган көнегез белән, Салават абый!

Реклама

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24328

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: