Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Электр хисаплагычын кайда урнаштырырга?

Сер түгел: электр энергиясе елдан-ел кыйммәтләнә бара. Шуның өчен аның төгәл исәбе кулланучыларга да, энергияне бирүчеләргә дә бердәй мөһим. Электр исәбен исә электр исәпләгечләре аша белеп була. Тик соңгы елларда кеше электр исәпләгечләрен кая урнаштырырга икән дип баш вата. Чөнки аны өйнең тышкы ягына чыгарырга куштылар дигәнне еш ишетергә туры...

Сер түгел: электр энергиясе елдан-ел кыйммәтләнә бара. Шуның өчен аның төгәл исәбе кулланучыларга да, энергияне бирүчеләргә дә бердәй мөһим. Электр исәбен исә электр исәпләгечләре аша белеп була. Тик соңгы елларда кеше электр исәпләгечләрен кая урнаштырырга икән дип баш вата. Чөнки аны өйнең тышкы ягына чыгарырга куштылар дигәнне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, исәпләгечләрне кая урнаштырырга соң? Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, Актаныш районы электр челтәре җитәкчесенең хезмәтне реализацияләү буенча урынбасары Илһам Гыйбадуллинга мөрәҗәгать иттек.
Иң элек шуны белү мөһим: электр хисаплагычларында ялгышлыклар җибәрмәү өчен хисаплагычларның дәүләт тарафыннан куелган мәҗбүри тикшерү вакыты бар. Ул исәп приборының паспортында күрсәтелә. Исәпләгечләрне куллану вакыты 6 елдан 16 елга тикле булырга мөмкин.
- Бүгенге көндә электр хисаплагычларының торышы, аларны тышкы якка чыгару кулланучыларның үз хисапларына башкарыла. Контролерларның электр хисаплагычларын өйнең фасадына чыгарырга кушулары законлымы?
- 261нче Федераль законның (23.11.2009 ел) 13нче маддәсе 144нче пункты нигезендә, теге яки бу энергия ресурсын исәпкә алу үзәкләштерелгән тәэмин итү челтәрләренә тоташу урынында ук оештырылырга тиеш. Ягъни исәп приборын җир участогы чигенә яисә бу участокта урнашкан бинаның (корылманың) фасадына кую зарур. Шуңа күрә электр энергиясе хисаплагычы өйнең, гаражның фасадында я булмаса җир участогы чигендә торырга тиеш. Индивидуаль исәп приборы абонент мөлкәте булып тора, шунлыктан кулланучы хисаплагыч урнаштыруны үз хисабына башкарырга бурычлы. Югарыда аталган законны үтәү өчен районыбыздагы күп абонентлар исәп приборын бинаның фасадына чыгардылар. Хисаплагычны тиешенчә куйган очракта, кулланучы үзенең өй эчендәге электр чыбыкларын артык авырлык килүдән һәм кыска ялганыш токларыннан гына түгел, ә мөлкәтен, йортын янгыннан аралый. Моннан тыш, исәп приборын корылманың фасадына куйгач, район электр челтәре персоналы хисаплагыч күрсәткечләрен алганда кулланучыларны борчымаячак.
- Тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
- Электр исәпләгечләре кайда һәм кайчан урнаштырылганны игътибарга алу зарур. Әгәр ныклап карасаң, йокы бүлмәсендәге шкаф өстенә, түшәмгә якын итеп урнаштырылган исәпләгечләрне күпләп очратырга мөмкин. Шуны да онытмау зарур: сез электр исәпләгечен куйган вакытта әле кыска дулкынлы мич, ит өчен суыткычлар, автомат кер юу машинасы, мультиварка, компьютер, су җылыткычлар булмаган. Бүгенге көндә өегездәге әлеге приборларны эшләтү өчен таләп ителгән электр энергиясе элеккеге электрүткәргечләр, пробкалар, исәпләгеч аша үтә. Нәтиҗәдә аларга көч килә.
Контролерлар, иң элек, шундый җайсыз урынга, электән куйган хисаплагычларны күчерү өчен абонентларга предписание бирә. Әгәр исәпләгечкә килүче электр линиясе чорма аша керә икән, контролерларның сездән чорманы да күрсәтүегезне сорарга хокуклары бар. Моның өчен үпкәләргә дә, контролерлар белән ачуланышырга да кирәкми. Электр энергиясен тапшыру һәм аның буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең кимсетелмәүгә корылган булуы хакындагы кагыйдәләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2004 елның 27 декабрендә чыккан 861нче карарында расланган. Контролер исәп приборына керүче линиянең торышын тикшерергә бурычлы. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан һәм электр энергиясен урлауны булдырмау йөзеннән электр чыбыклары ябык, сыдырылмаган булырга тиеш.
Өстәп тагын шуны әйтәсе килә. Әгәр өйдә өлкән кешеләр генә яшәсә, электр исәпләгечен фасадка чыгару үзләрен энергетиклар дип таныштыручы мошенниклардан саклану өчен дә менә дигән чара булып тора.
- Электр исәпләгече өй эчендә торган өчен штраф салмыйлармы?
- Юк, аның өчен штраф каралмаган. Ләкин яңа корылмаларны (йортларны, кибетләрне һәм бүтән объектларны) электр челтәрләренә тоташтырганда яки хуҗалары алышынып, килешү төзегәндә яңа техник шартлар бирелә. Анда исәп приборын фасадка кую мәҗбүри дигән пункт бар. Әлеге пункт үтәлмәгән очракта, компания абонентка электр тоташтырмаска хаклы.
- Электр исәпләгечләрен фасадка чыгартуның бер сәбәбе, бәлки, электр энергиясен урлатмау йөзеннәндер...
- Анысы да хак. Әгәр электр энергиясен урлау факты ачыклана икән, исәпләгечне фасадка урнаштыру мәҗбүри итеп куела. Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, үз гаиләләренең куркынычсызлыгын кайгырткан кулланучылар, хисаплагычны тышка чыгару өчен матди мөмкинлекләре җитмәгән очракта да, автомат аергычлары булган исәпләгечләрне уңайлырак урынга күчерә.
- Электр исәпләгечләрен теләсә кемгә алыштырырга рөхсәт ителәме?
- Бу эшне әлеге өлкәдә тәҗрибәсе булган кешегә тапшырсаң, ышанычлырак. Ләкин алдан электр исәпләгечен алыштыру өчен гариза язарга кирәк. Югыйсә, исәпләгечтәге пломбаны салдыру һәм исәпләгечне үз белдегең белән алыштыру штраф белән яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев