Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР- ФАҖИГА ЧЫГАНАГЫ

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан электр самокатлары кулланганда 900 гә якын кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

     Республика юлларында электр самокатлары кулланучылары катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 10 кеше тән җәрәхәте алган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка 900 дән артык электр самокатыннан файдаланучыны җәлеп иткән. Иң еш бозу очраклары арасында-машиналар йөрү өлеше буенча хәрәкәт итү, юлдан тиешсез урыннардан чыгу, җайга салынулы җәяүлеләр кичү юлын светофорның тыю сигналына кисеп чыгу. 
   Әйтик, 17 май көнне,Яр Чаллы шәһәрендә 21 яшьлек “Лада Приора” маркалы автомобилендә хәрәкәт итүче граждан, көйләнелгән юл кичүеннән электросамокатта хәрәкәт итүче 20 яшьлек кызны бәрдерә. Җәяүле ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче һәлак була. 
Дәүләт автоинспекциясе электр самокатларын һәм башка шундый ук җайланмаларны юллардан читтә, ябык территорияләрдә һәм моның өчен махсус билгеләнгән участокларда кулланырга киңәш итә. Заманча самокатлар 40 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә торган электр двигательләре белән җиһазландырылган. Кайбер модельләр 60 км/сәг артык куала, ә иң алдынгы вариантлар исә 80 км/сәг тизлеккә дә җитә. Зур булмаган көпчәкләре һәм көчсез тормозлары аңа автомобиль һәм мотоциклдагы кебек туктарга мөмкинлек бирми, шуңа да электр самокатындагы кеше башка транспорт чараларына җиңел генә бәрелергә мөмкин. Электросамокат- ул  көчле техник прогресс заманасының җимеше, һәм ул безнең законнарның камил булмавының да бер мисалы. Юл йөрү кагыйдәләре буенча самокатлар җәяүлеләргә тиңләштерелгән. Әмма закон техник алга китеш артыннан һәрчак өлгерми. Самокатка электромотор ясадылар һәм аның тизлек характеристикалары да үзгәрде. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләре элеккечә калды. Техник характеристикасы буенча  самокатның егәрлеге 4 кВт кимрәк булса, ә максималь тизлеге 50 км/сәг.югары булмаса, электр самокаты йөртүчесе җәяүле дип санала ала. Алар инде велосипед юлларыннан, тротуарлардан гына хәрәкәт итәргә тиеш булалар. Тротуарлар яки велоюллар булмаган очракта  юл кырыеннан машиналарның хәрәкәт агымына каршы барырга кирәк була. Тәүлекнең караңгы вакытында самокатчының киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш. Моннан чыгып, самокат йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен боза икән,  Федераль Законның 12.29 матдәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла.
 Хөрмәтле  җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләргә дә мөрәҗәгать итәсебез килә:
   -Балалар барлыкка килү мөмкин булган урыннарда, юлларда хәрәкәт иткәндә, барлык саклык чараларын күрегез, кечкенә җәяүлеләр, велосипедчылар,самокатчылар пәйда булуына, һәрвакыт әзер булыгыз. Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен, иң түбән тизлекне сайласагыз иде!.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев