Актаныш

Элемтәләр өзелмәсен

9 октябрь Бөтендөнья почта көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район почта бүлеге җитәкчесе Альберт Шәйгалләмовны мөхәрриятебезгә кунакка чакырдык. - Район почта бүлеге җитәкчесе булып эшли башлавыгызга бер ай вакыт үтте. Күпмедер нәтиҗә ясарга, алга максатлар билгеләргә мөмкинлек тугандыр... - Чынлап та, бу шулай. Почта элемтәсе эшчәнлеге белән танышырга, бераз...

9 октябрь Бөтендөнья почта көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район почта бүлеге җитәкчесе Альберт Шәйгалләмовны мөхәрриятебезгә кунакка чакырдык.
- Район почта бүлеге җитәкчесе булып эшли башлавыгызга бер ай вакыт үтте. Күпмедер нәтиҗә ясарга, алга максатлар билгеләргә мөмкинлек тугандыр...
- Чынлап та, бу шулай. Почта элемтәсе эшчәнлеге белән танышырга, бераз нәтиҗә ясарга мөмкинлек булды. Безнең район почта бүлегенә авыллардагы 26 почта бүлекчәсе карый, аларда 82 хезмәткәр эшли. Ә район үзәгендәге бүлектә 38 хезмәткәр, шуның эченнән 14 хат ташучы 4177 ихатага хезмәт күрсәтә.
- Хат ташучы дигәч, безнең күз алдына зур сумкаларына газета-журналлар тутырып, аларны өләшүчеләр күз алдына килеп баса. Ләкин хәзерге почтальоннарга башка төрле вазифалар да йөкләнгән.
- Әйе, хәзерге хат ташучылар газета-журналлар да тарата, пенсиясен, субсидиясен дә өләшә.
- Әле аларга товар сату планы да җиткерелә бит.
- Анысы да бар. Һәрбер оешма үзенә керем кертү өчен тырыша. Хат ташучыларга товар сатуны да йөкләү нәкъ шул максаттан кертелгән булган. Беренче урында подписка булса, икенче урында товар сатудан кергән керем тора. Без кешегә товарны мәҗбүриләп такмыйбыз. Ләкин була шундый вакытлар, өлкәннәргә, әйтик, макарон кирәк була.
- Хат ташучы сумкасына макарон салып йөрүгә караганда, газета-журналлар салса, яхшырак булмыймы соң? Югыйсә, хат ташучылардан, күтәрергә авыр була дип, газета-журналларга язылырга кыстамыйбыз да дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.
- Күптән түгел нәкъ шушы мәсьәлә буенча хат ташучылар белән җыелып сөйләштек. Подписка - безнең иң күп керем кертүче өлеш. Моңа кадәр газета-журналларга яздыруга игътибар берникадәр кимегән булган. Хәзер исә без беренче планга подписканы куябыз.
- Үзегез дә беләсез, күпчелек хат ташучылар ерак араларга газета-журналлар өләшә. Бер авылдан икенчесенә йөрүчеләре дә бар. Аларның хезмәтен бераз булса да җиңеләйтү максатыннан нинди дә булса эшләр эшләнәчәкме? Аларны техника белән тәэмин итү каралмыймы?
- Әлегә оешманың финанс хәлләре мактанырлык түгел. Элек ерак территорияләрдә махсус тартмалар торган. Машина ул тартмаларга шул территориягә өләшенергә тиешле газета- журналларны калдырып китә торган булган. Хат ташучылар вакытлы басмаларны шуннан гына алып таратканнар. Без дә шул тартмаларны кайтартып, урнаштыру буенча Чаллыдагы җитәкчеләр белән сөйләшүләр алып барабыз.
- Альберт Мирзаевич, подписка мәсьәләсенә дә тукталыйк әле. Моннан берничә еллар элек, хат ташучылар өйдән-өйгә кереп, нинди басмалар барлыгын аңлатып, газета -журналларга язылырга кыстап йөриләр иде. Хәзер хат ташучыларны күргән дә юк. Ә бит бар кешенең дә почта бүлекчәләренә барып, вакытлы матбугатка язылырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк.
- Сезнең белән килешәм. Бу мәсьәлә буенча да үзебездә сөйләшү булды. Хәзер газета-журналларга ничек тә күбрәк кешене җәлеп итү буенча эш алып барабыз. Шушы бер ай эшләү дәверендә кечкенә генә анализ ясадым. Безнең почта бүлегенә сәгать 8дән 9га кадәр, 11дән 12гә кадәр һәм 14-15 сәгатьләрдә кеше күп килә. 15 октябрьдән 25 октябрьгә тикле, газета-журналларга яздыру декадасы вакытында, хат ташучылар, график нигезендә, почта бүлегенә килүчеләргә газета-журналларга да язылырга тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук һәр хат ташучы үзенең участогына караган йортларга кереп, газета-журналга яздырып йөриячәк. Без моны таләп итәбез. Әлбәттә, кыенлыклары булачак. Чөнки бар кешенең дә вакытлы матбугатка язылу мөмкинлеге юк. Ләкин әлеге авырлыкларны әкренләп җиңәрбез дибез.
- Белүебезчә, хат ташучыларның хезмәт хаклары бик аз. Шунлыктан әлеге хезмәткә алынырга теләүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Якын киләчәктә хезмәт хакларын арттыру буенча эш алып барылырмы?
- Шушы квартал ахырына хат ташучыларның хезмәт хакларының артуы көтелә. Һәм тагын бер яңалык: 2016 елдан һәр почта бүлекчәсендә "Банк почта" эшли башлаячак. Шуның нигезендә керем дә, һәм аңа бәйле рәвештә хезмәт хаклары да артыр, дип өметләнәбез.
- Хәзер бөтен хезмәтләрне дә интернет аша башкарып була. Почта элемтәсендә дә шундый уңайлыклар бармы?
- Күптән түгел Россия почтасының яңа сайты эшли башлады. Шул сайтка кереп, шәхси кабинетыңны ачсаң, үзеңнең җибәргән хат яки посылкаңның кайда җиткәнлеген күзәтеп була. Һәм аннан түлисе квитанцияңне тутырып, принтерың булса, кәгазьгә чыгарып алып килү мөмкинлеге бар. Бу чиратларда озак торуны киметә. Әгәр дә шәхси кабинет ачканда проблемаларыгыз килеп туса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз, бик теләп булышырбыз.
- Районда хат ташучылар җитәме?
- Бу - безнең иң авырткан урын. Аеруча авыл җирлекләрендәге почта бүлекчәләрендә хат ташучылар җитеп бетми. Шуның өчен, әгәр газеталар бераз соңарып килсә, бик нык ачуланмасагыз иде. Хат ташучылар да кеше. Сорауларыгыз, моң-зарларыгыз булса, 3-04-16, 3-09-48 телефоннарына шалтыратыгыз. Булган проблемаларны вакытында уңай якка хәл итәргә тырышырбыз. Ә кеше факторына килсәк, без хат ташучыларга абунәчеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, сез кешегә нинди мөнәсәбәттә, алар да сезгә шундый мөнәсәбәттә булачак, дип аңлатабыз.
- Альберт Мирзаевич, Бөтендөнья почта көне уңаеннан әйтер теләкләрегез...
- Барлык почта бүлекчәләрендә хезмәт куючыларны әлеге бәйрәм белән тәбрик итәм. Алдагы көннәрдә хезмәтләрендә күбрәк уңайлыклар, уңышлар, райондашларга исә, сәламәтлек, вакытлы матбугат чараларына күбрәк язылуларын телим.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.
Хөрмәтле абунәчеләребез! 15 октябрьдән 25 октябрьгә тикле газета-журналларга язылу декадасы үтә. Шушы вакыт эчендә "Актаныш таңнары" газетасына 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән, 487 сум 86 тиеннән язылып калсагыз, 50 сум акчагызны янга калдырырсыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: