Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Еллар үткән саен хатирәләр ешрак яңара…

Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга быел 27 ел булды. Шул уңайдан 15 февраль көнне Җиңү паркы каршында интернационалист-сугышчыларны искә алу йөзеннән митинг үткәрелде. Ел арты ел үтеп, Әфганстанда булган сугыш ерагая барса да, аның бик күпләр күңеленә ясаган җәрәхәте төзәлми, киресенчә, хәтерләрдә кабат-кабат яңара гына. Моны митингта катнашкан әфган сугышы...

Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга быел 27 ел булды. Шул уңайдан 15 февраль көнне Җиңү паркы каршында интернационалист-сугышчыларны искә алу йөзеннән митинг үткәрелде.
Ел арты ел үтеп, Әфганстанда булган сугыш ерагая барса да, аның бик күпләр күңеленә ясаган җәрәхәте төзәлми, киресенчә, хәтерләрдә кабат-кабат яңара гына. Моны митингта катнашкан әфган сугышы ветераннарының йөзләреннән дә күреп була иде.
Безнең районнан Әфганстан һәм Чечня җирләрендә 6 райондашыбыз башын салды. Әлеге яудан исән кайтып та, аларда алган тән һәм җан яраларыннан 19 райондашыбыз бакыйлыкка күчте. Митингта алар бер минут тынлык белән искә алынды.
Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев үз фикерләрен җиткерде:
- Интернационалист-сугышчыларны искә алуны ел саен оештырабыз. Әлеге сугышларда катнашучылар - ил фәрманын үтәүчеләр. Чөнки илдә барган сәясәттән качып булмый. Бүгенге яшь буын әлеге сугышчыларыбыз алдында бурычлы.
Районыбызда яшәүче 65 әфган сугышы ветеранына сәламәтлек, яу кырларында улларын югалткан аналарга, яудан кайтып вафат булганнарның тормыш иптәшләренә сабырлык телим. Хәзерге буын егетләргә илебез территориясендә генә хезмәт итеп, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.
Әфганчы-ветеран Илсур Гатин исә сугышта булган вакыйгалар, андагы иптәшләре хакында ешрак уйлануларын яшермәде. "Еллар үткән саен хатирәләр ешрак яңара, яралар да тирәнәя", - диде.
Әйе, сугыш чынбарлыгын үзе кичергән кеше генә аңлый андыйлар хәлен. Әфган сугышында катнашучылар да андагы вакыйгалар хакында сөйләргә яратмый, бары тик авыр сулап кына куя.
Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та чарада катнашучыларга изге теләкләрен ирештерде.
- Барыгызны да әфган җирендә барган сугыш тәмамланган көн белән тәбрик итәм. Хөрмәтле балалар, әлеге абыйларыгыз илдә тынычлык өчен, сез яхшы яшәсен һәм укысын өчен көрәште. Исән-сау кайтканнары тыныч тормышта да намуслы хезмәтләрен куюларын дәвам итәләр. Сез алар үрнәгендә үсәргә, тәртипле, илебезне саклардай лаеклы алмаш булырга тиешсез. Дөньяның төрле почмагында хәзер дә сугышлар булып тора. Илебездә мондый фаҗигале сугышлар башка булмасын иде, - диде ул.
Митингта катнашучылар әфганчыларга куелган һәйкәл-бюстлар янына чәчәкләр-веноклар салганда күзгә - яшь, тамакка төер тыгылды. Күпме яшь егетләрнең гомерләрен тартып алган сугышларга карата тагын бер кат ачу, нәфрәт хисләре кайнады. Улларын югалткан аналарны кызганып, йөрәкләр парә-парә телгәләнде.
Искә алу "Акчарлак" кафесында дәвам итте. Сөйләшү, хатирәләр шул вакытларга барып тоташты. Һәм күңелләрдә бер генә - илләр имин булсын, үсеп килүче балаларыбыз тыныч тормышта хезмәт итсен, дигән теләк яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев