Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЕЛНЫ ЯНГЫННАН БАШЛАДЫК: 2 гыйнвар кичендә Актаныш районында йорт янды (+ФОТОЛАР)

Яңа ел ялларында уяулык аеруча зур булырга тиеш дип чаң суксак та, инде яңа елның икенче көнендә үк Актаныш районында тәүге янгын теркәлде. Шөкер, кеше корбаннары юк.

2 гыйнвар кичендә, 18 сәгать 55 минутта,  Актанышның 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлегенә ГЛОНАСС+112  системасы аша Кәзкәй авылының Колхоз урамында урнашкан шәхси йортның   януы хакында хәбәр килеп ирешә. Күрсәтелгән адрес буенча кичекмәстән Актанышның янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләре, газ оешмасы, полиция  бүлеге вәкилләре җибәрелә. Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә   "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче  янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе И.И. Шәрифҗанов,  Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов та катнаша.


19 сәгать 06 минутта И.И. Шәрипҗанов җитәкчелегендәге оператив төркем янгын урынына килеп тә җитә. Бу вакытта ачык яну күзәтелмәсә дә, йорт эчендә көчле төтен була. Янгын урынындагыларның сүзләре буенча, йортта кеше булмый. Янгынның башка корылмаларга күчү куркынычы да күзәтелми. 

Янгын объекты:1998 елда төзелгән бер катлы бүрәнә йорт, верандасы тактадан эшләнгән. Янгынга каршы торучанлыгы 5 дәрәҗәдә. 7х9 метр  мәйданлы торак йортка электр кергән. Ул газлаштырылмагын, утын белән җылытылган.   Йорт хуҗасы – 1949 елгы А.А. 


Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 8 кв.м булган йортның түшәм япмалары янып беткән, стеналары ысланган. Янгын 15 минут эчендә сүндерелә. Зыян күрүчеләр һәм вафат булучылар юк. 

Реклама

Йорт иминиятләштерелгән булган. Матди зыян суммасы 50 000 сумны тәшкил итә. Коткарылган милек суммасы - 7000000 сум.


Янгынның беренчел сәбәбе – йорттагы җылыту мичендә  төтен чыга торган юлның төзек булмавы. Тикшерү эше дәвам итә. 
 

фотолар Актанышның 103 санлы янгын сакчылыгы бүлегеннән алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев