Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Элвин Грей концертларга аудиторияне ничек җәлеп итүе турында сөйләде

Башта җырчыны яшүсмерләр тыңлаган, аннары өлкән буын һәм алардан соң гына яшьтәшләре игътибар итә башлаган.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Җырчы Элвин Грей 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге аудиторияне ничек җәлеп итүе турында сөйләде. Бу хакта артист Андрей Кузьминга «100% Татарстан» проекты өчен биргән интервьюсында уртаклашты. 

«Аудитория бик киң. 3 яшьлек балалар да бар, әби-бабайлар да бар. Әгәр статистика буенча карасак, минем аудитория — 20 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр. Мин мәктәптән соң яза башлагач, беренче вакытта тыңлаучылар бары тик кызлар гына иде. Ул вакытта бит интернет юк иде, хатлар яздылар. Радиодан хатларны пакетлар белән китерделәр», — диде Юльякшин.

Берникадәр вакыттан соң Юльякшин «Ашкына гомер» җырын язган. Ул җыр белән өлкән буынны җәлеп иткән һәм аны җитди концертларга чакыра башлаганнар.

«Дуслар, җитди мәхәббәт турында җырлар яза башладым, аннары 18 яшьтән өлкәнрәк яшьләр күренә башлады. Башта яшүсмерләр, өлкәннәр булды, ә урта яшьләрдәгеләр булмады», — диде җырчы. Элвин Грей әкренләп урта яшьтәге яшьләр өчен дә контент төзи башлаган.

«Хәзер безнең концертларда 3 яшьтән 80 яшькә кадәрге кешеләр бар. Яулыклы әбиләр дә, балалар да, урта буын да», — дип йомгаклады артист.

«100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек» онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланды һәм 2020 елның 30 августыннан 10 сентябрьгә кадәр барды. Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев