Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Элвин Грей никахка әзерләнә?

Элвин Грейның сөйгән кызы Инзилә Фәтхетдинова инстаграмга үзенчәлекле фото урнаштырып, җырчының фанаткаларының күңеленә коткы салган. Фотода ул никах күлмәге киеп төшкән.

Комментарийлардагы күпсанлы котлауларга җавап итеп, кыз барысына да рәхмәт яза. Шулай да Элвин Грей әлегәчә бернинди рәсми белдерү ясамый. Бары тик күптән түгел үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендәге “Сорау – җавап” рубрикасында һичшиксез өйләнәчәген әйтеп узган иде.  

Исегезгә төшерәбез, Радик һәм Инзилә ел башыннан бирле бергә. Кызның 2018 елда Ижау шәһәрендә "Татар кызы" бәйгесендә катнашуы һәм "Әкияти кыз" номинациясендә җиңү яулавы хакында язган идек.   

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев