Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Энгель Фәттахов: Республика җитәкчелеге татар телен саклауда үзеннән торганны эшләргә тиеш

Вице-премьер Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелегенең татар телен саклауга күп хезмәт куюын һәм бу эшкә бик күп акча сарыф ителүен әйтте. Татарларның башкаласы - Казан, Татарстан икән, республика җитәкчелеге татар телен саклау өчен үзеннән торганны эшләргә тиеш, дип белдерде бүген Татарстан республикасының премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов...

Вице-премьер Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелегенең татар телен саклауга күп хезмәт куюын һәм бу эшкә бик күп акча сарыф ителүен әйтте.
Татарларның башкаласы - Казан, Татарстан икән, республика җитәкчелеге татар телен саклау өчен үзеннән торганны эшләргә тиеш, дип белдерде бүген Татарстан республикасының премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Башкортстанның Туймазы шәһәрендә "Шинельсез солдатлар" һәйкәленә чәчәкләр салганда ясаган чыгышында. Министр Туймазы районына Ык буе авыллары сабан туенда катнашу өчен килгән иде, һәйкәлгә чәчәкләр салу сабан туе алдыннан башкарылды.
Туймазы районында яшәүче милләттәшләрне сәламләп, Энгель Фәттахов биредә халыкның татар телендә чиста сөйләшүенә игътибар итте һәм Башкорстан җитәкчелегенә, татар телен саклауга, туган телдә белем алырга мөмкинлекләр тудырганы өчен рәхмәтен җиткерде. Әмма, министр сүзләренчә, бүген татар, башкорт телләрен саклау мәсьәләсе актуаль. "Бүген туган телебезне, татар телен, башкорт телен саклау проблемасы бар. Әле Татарстанда татар телен саклау проблемалы, ә Башкорстанда бу бигрәк тә проблема бүгенге көндә", - диде министр.
Энгель Фәттахов Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелегенең татар телен саклауга күп хезмәт куюын һәм бу эшкә бик күп акча сарыф ителүен әйтте. "Чөнки без, татарларның, башкаласы - Казан, Татарстан икән, без үзебездән торганны эшләргә тиеш дип исәплибез", - дип аңлатты министр.
"Бала дөньяга килгән икән, ул туган телен белмәсә - безнең өчен зур кайгы. Шулай булгач, җитәкчелек үзеннән торганны эшләргә тиеш", - диде Энгель Фәттахов.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/22/144890/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев