Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Энгель Фәттахов ТР вице-премьеры итеп билгеләнде

IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 44 нче утырышында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләү турында килешенде. Аның кандидатурасын ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков тәкъдим итте. "Сез барыгыз да Энгель Нәваповичны зур эшчәнлек тәҗрибәсенә һәм югары оештыру мөмкинлекләренә ия, нык характерлы кеше буларак беләсез. Ул озак...

IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 44 нче утырышында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләү турында килешенде.
Аның кандидатурасын ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков тәкъдим итте. "Сез барыгыз да Энгель Нәваповичны зур эшчәнлек тәҗрибәсенә һәм югары оештыру мөмкинлекләренә ия, нык характерлы кеше буларак беләсез. Ул озак вакыт дәвамында республиканың Актаныш районын җитәкләде, иң яхшы җитәкчеләрнең берсе булды. Социаль мәсьәләләрдә, шул исәптән, мәгариф мәсьәләләрендә яхшы эш итә", - дип бәяләде Э.Фәттаховны ТР Премьер-министры.
Депутатларның барысы да тәкъдим ителгән кандидатура өчен тавыш бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев