Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Энгель Нәвап улы 90 яшьлек Дәлия Ханнановага чәчәк бәйләме бүләк итте

Мөхтәрәм затны олуг гомер бәйрәме белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, авыл җирлеге башлыгы Илшат Шәрәповлар кайнар котлады.

Бүген, Халыкара гаилә көнендә, 30 елдан артык актаныш пионерлар оешмасы белән җитәкчелек иткән райондашыбыз, берничә китап авторы Дәлия Мөҗәп кызы Ханнанова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мөхтәрәм затны олуг гомер бәйрәме белән  Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, авыл җирлеге башлыгы Илшат Шәрәповлар кайнар котлады. 

Район җитәкчелеге Дәлия Мөҗәп кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Актанышның  күчтәнәч кабын тапшырды. 90 яшьлек юбиляр Энгель  Нәвап улы  кулыннан чәчәк бәйләмен дә  кабул итеп алды. 

Сүз уңаеннан, бүген Дәлия апа тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны  Әнәс Суфиян улы Моратов белән Актаныш авылында парлы, бәхетле гомер кичерә. Җәй көне гаилә коруларына 65 ел тула аларның. Зур хөрмәткә лаек райондашларыбыз ул-киленнәренең кадер-хөрмәтен, онык-оныкчыкларының яратуын,  якыннарының  җылы мөнәсәбәтен тоеп, һәр туар таңга сөенеп яшәп ята.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев