Актаныш

Ерактагы якын бер кешем

Һәркемнең дә тормышында шундый кешеләр була: алар үзләренә генә хас бер яктылыкка ия, сиздерми генә бар дөньяга яхшылык эшли һәм ярдәм итә, ничектер үзләрен яраттыра белә. Ул кешеләргә без еш кына тиешле бәяне һәм хөрмәтне биреп бетермибез, безнең тормышта тоткан урыннарын аңламыйбыз, аларның үзләренә җавапка яхшылыклар кылмыйбыз. Минем өчен шундый...

Һәркемнең дә тормышында шундый кешеләр була: алар үзләренә генә хас бер яктылыкка ия, сиздерми генә бар дөньяга яхшылык эшли һәм ярдәм итә, ничектер үзләрен яраттыра белә. Ул кешеләргә без еш кына тиешле бәяне һәм хөрмәтне биреп бетермибез, безнең тормышта тоткан урыннарын аңламыйбыз, аларның үзләренә җавапка яхшылыклар кылмыйбыз. Минем өчен шундый кеше искиткеч яхшы күңелле, һәр актанышлыга таныш искиткеч тавыш иясе, Актаныш радиосы тарихында иң төп дикторларның берсе Эльвира апа Ибраһимова (Мотавалова) иде. Әйе, иде... 2 февраль көнне Эльвира апа фаҗигале рәвештә вакытсыз арабыздан китте.
Эльвира апаны мин кечкенәдән үк ишетеп белсәм дә, үзен 2011 елның көзеннән, Балалар иҗат үзәгенең журналистика түгәрәгенә йөри башлаган вакытларымнан беләм. Безне түгәрәк җитәкчесе Лидия апа Галимова үземне радиода сынап карарга теләвемне әйткәч таныштырган иде. Ул вакытта Эльвира апа мине чыннан да җитди кабул итәр, минем белән хезмәттәше кебек аралашыр, "укучым" дип йөртер дип уйлап та карамаган идем.
Бүген журналист һөнәренең башында торуымда, һичшиксез, аның өлеше бик зур. Эльвира апа мине радиожурналист эшли белергә тиешле барлык эшләргә өйрәтте. Мин инде хәзер ничә ел буе нәкъ менә ул өйрәткәннәр ярдәмендә иҗат итәм, барысын да аңа охшатып эшләргә тырышам. Гәрчә аныкы кебек барып чыкмасын белсәм дә... Мин беркайчан да аның мине интервью алырга, диктофонны кулланырга, дөрес итеп текст укырга өйрәтүләрен онытмаячакмын. Чөнки ул миңа аннан, ягъни укытучымнан калган иң зур бүләк, иң зур байлык. Бу көннәрдә бик авыр хисләр белән беррәттән, көчле горурлык та кичерәм. Чөнки мин татар журналистикасында гына түгел, гомумән, бу дөньяда үзеннән соң лаеклы һәм якты эз калдырган чын Кеше белән аз булса да бәйле.
Радиога практикага йөри башлау белән Эльвира апа миңа үз сәхифәмне булдырырга тәкъдим итте. Мин, курыксам да, каршы килмәдем. Чөнки белә идем: Эльвира апа миңа ярдәм итәчәк! Аның белән бергә сәхифәмнең нинди темага багышланасын, исемен уйлаган идек. "Ә син белә идеңме?" дигән сәхифәмдә мин 3 ел буе яшь тыңлаучыларга кызыклы киңәшләр җиткердем.
Аннары остазым өйрәткән схема буенча башка сәхифәләр дә уйладым, аларны тыңлаучыларга тәкъдим иттем. Әмма шулар арасыннан иң кадерлесе барыбер беренче сәхифәм булып калды. Эльвира апа канаты астында миңа төгәл бер ел гына өйрәнчек булырга насыйп булды. Аннары ул мине дә, башка бик күп кешеләрне дә ямансу итеп, Актаныштан китте. "Кеше һәрчак үсештә булырга тиеш", - дигән иде ул миңа бу уңайдан.
Соңгы тапкыр күрешүебез "Актаныш таңнары" газетасының 80 еллык юбилее көнендә булды. Бу көнне без Эльвира апа белән фотога да төштек. Әлеге фото - икебез бергә төшкән бердәнбер сурәт. Шулай ук бу көнне укытучым миңа: "Ябалак - бик зирәк кош. Мин дә синең зирәк булуыңны, һәрвакыт алга омтылуыңны, киләчәктә уңышка ирешүеңне телим", - дигән сүзләр белән ябалак сувенир бүләк иткән иде. Әлеге бүләк - минем иң кадерле әйберләремнең берсе. Кая барсам да аны үзем белән алырга тырышам, һәрвакыт өстәл түрендә, күз уңында тотам. Күңелемне шунысы сөендерә: ул көнне мин дә аңа үз бүләгемне бирдем. Шундый ошаткан иде ул аны! Әле Актаныштан китеп, башка җирдә эшләгәндә дә бүләгемне өстәлендә саклады ул...
Без һәрвакыт тыгыз элемтәдә тордык, дип әйтә алмыйм. Әмма бер элемтәгә керсәк, көннәр буе языша ала идек. Эльвира апа белән кайбер яшерен серләребез дә уртак булды. Язмышы бер дә гади булмаган аның. Көләч йөзенә караганда моңа ышанып та булмыйдыр... Ул миңа һәрвакыт канатлар куеп торды. Мактау сүзләрен кызганмады, матур гына итеп әрләп тә алганы булды. Актаныштан киткәч тә эшчәнлегем белән кызыксынып торды. Сәхифәләремне тыңлап, үз фикерен әйтте, киңәшләрен бирде, сүзләрне дөрес әйтмәсәм, үз тавышы белән яздырып, миңа юллый иде. Эльвира апа әнисен бик нык яратты. Бөтен кеше дә әнисен ярата инде, диярсез... Юк, аның бу гади генә ярату түгел иде. Ике сүзенең берсендә гел әнисен искә ала, һәрбер тапшыруында әниләргә багышланган берәр булса да җыр куя, социаль челтәрдәге битләре дә гел "әни" сүзеннән генә тора иде. Аның әнисен яратуы миңа да үрнәк булды. Һәрвакыт: "Әниеңне ярат, Илгиз! Ул бит берәү генә, бигрәк чибәр ул синең, бигрәк уңган," - дип кабатлап килде. Мин аңа моның өчен дә бик рәхмәтле!
Эльвира апа белән соңгы язышуыбызда тиздән очрашырга сөйләшкән идек. Чөнки ул Актаныштан киткәннән бирле күрешкәнебез юк иде. "Күрешербез, яме?" - Аның соңгы язган хәбәре шушы. Тик өлгермәдек! Мин өлгермәдем... Белгән булсаммы... Бертуктаусыз чабабыз шул. Вакыт җитми, имеш. Үзе дә бер минутлык дөньяда бер минут та вакыт таба алмыйбыз бит!
Ул китте... Безгә, исән булганнарга, гомернең бер җеп икәнен, ул җепнең теләсә нинди бер мизгелдә өзелергә мөмкин икәнен, изге гамәлләр кылып яшәргә кирәк икәнен аңлатып китте... Ә без калдык. Үкенеч калды, сагыш калды, сагыну калды.
Чарасызлыктан, үкенүдән үзәкләрем өзелгән бер мизгелдә язылган бу язмам синең рухыңа дога булып барып ирешсен иде. Караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын, Эльвира апа! Син гомергә ерактагы якын бер кешем булып калырсың... Рәхмәт Сиңа!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: