Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эш өчен җилкә юка - яшьләр ватарга оста (+ВИДЕО)

Актанышның үзәк чыршы янында ел саен искиткеч матур әкияти боз шәһәрчеге үсеп чыга. Рәхәтләнеп уйнарга, тау шуарга, кышның бар матурлыгын, рәхәтен тоеп калырга чакыручы шәһәрчекне балалар гына түгел, яшьләр, әти-әниләр, өлкәннәр дә үз итә. Алтын балык, төлке, тиен һәм башка җанварлар боздан шулкадәр нәфис итеп, чын кебек эшләнгән! Җем-җем утлар...

Актанышның үзәк чыршы янында ел саен искиткеч матур әкияти боз шәһәрчеге үсеп чыга. Рәхәтләнеп уйнарга, тау шуарга, кышның бар матурлыгын, рәхәтен тоеп калырга чакыручы шәһәрчекне балалар гына түгел, яшьләр, әти-әниләр, өлкәннәр дә үз итә. Алтын балык, төлке, тиен һәм башка җанварлар боздан шулкадәр нәфис итеп, чын кебек эшләнгән! Җем-җем утлар әкият иленә дәшеп күз кыса кебек, боз диварларында адашу исә үзе бер күңелле!
Бу матурлыкны ватып-җимереп кәеф күтәрүче, көчләрен күрсәтүче яшьләрне генә менә кемнәр дип атарга микән? Тәрбиясезләр, тырышып тудырылган гүзәллекне күрмәүче сукырлармы, вәхшиләр, диепме? 8 гыйнварга каршы төндә, чыршы янында патрульдә торучы полиция хезмәткәрләре киткәннән соң, төнге 1дән 3 яртыга кадәр 4 егет нәкъ менә шулай күңел ачканнар. Көчләрен кая куярга белмәсәләр, кичтән котыра башлаган буран салган карны көрәсен, боз каткан сукмакны ачып куйсын әзмәвердәй егетләр! Йорты-ихатасы бар кешегә эш беткәнмени?! Юк, болар боз лабиринтын җимерә, тибеп, боз диварын вата.
- Барлык бу тәртипсез гамәлләр видеокамера күзәтүенә эләккән, шуның буенча шәһәрчеккә зыян салган егетләр тоткарланды, хәзер тикшерү эше бара, - ди бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәһим Нуриев.
- Мондый вандаллык гамәлләре кылучылар, кызганыч, бар әле. Аларга катгый чаралар күреләчәк. Кешегә матур булсын, бәйрәмне бизәсен, балалар сөенсен дип эшләнгән ял урыны бит бу. Оешмаларга бүлеп, кайсы - тауны, кайсы - фигуралар, кайсы уен урыннарын ясаган иделәр. Күпме көч, хезмәт, тырышлык кергән - барысы да район халкы өчен. Ватып-җимереп, көчләрен күрсәтеп йөрүче бу егетләр кешеләрне хөрмәт итми генә түгел, җәмгыятькә каршы чыгалар дигән сүз, - ди Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров.
Ватылган-җимерелгән матурлыкны төзәтергә, боз кисәкләрен җыештырырга 8 гыйнвар иртәсендә үк шәһәрчеккә трактор килгән, ял көне булуга карамастан, эш кайный иде инде. Шулай, кемнәрдер ял дими, бурандими, башкаларга матур,күңелле, рәхәт булсын дип тырыша, кемнәрдер шуны вәхшиләрчә җимерүдән үзенә тәм таба...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Эш өчен җилкә юка - яшьләр ватарга оста (+ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев