Актаныш

Эш күрсәткән ирне ил онытмас

Районыбызның легендар шәхесе, җәмәгать эшлеклесе, Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән 25 ел җитәкчелек иткән, аны ил буенча алдынгылар сафына чыгарган, Октябрь революциясенең ярты гасырлык юбилее уңаеннан, республикада ике хуҗалыкның берсе буларак, колхозга "Игенчелектә югары культуралы хуҗалык" исемен һәм КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПСның, ВЛКСМ Үзәк Комитетының мәңгелек...

Районыбызның легендар шәхесе, җәмәгать эшлеклесе, Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән 25 ел җитәкчелек иткән, аны ил буенча алдынгылар сафына чыгарган, Октябрь революциясенең ярты гасырлык юбилее уңаеннан, республикада ике хуҗалыкның берсе буларак, колхозга "Игенчелектә югары культуралы хуҗалык" исемен һәм КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПСның, ВЛКСМ Үзәк Комитетының мәңгелек Кызыл Байрагын алуны тәэмин иткән, I дәрәҗә Ватан сугышы, Ленин орденнары, башка бик күп бүләкләр иясе, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның мактаулы гражданы дигән затлы исемнәр йөрткән сугыш һәм хезмәт ветераны, 1941, 2005 елларда Мәскәүдә үткәрелгән хәрби парадта катнашкан Миргаяз Заман улы Замановның арабыздан мәңгелеккә китүенә шушы көннәрдә бер ел була. Аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, җаны җәннәттә булсын!
Мәшһүр татар классигы Мөхәммәт Мәһдиевнең "Ачы тәҗрибә" китабыннан Миргаяз Заман улы турында язылган бер өзек китерәм.
"...Бер төркем КДУ студентлары белән Актаныш районында фольклор экспедициясендә булдым. Берничә көн бер-ике колхозда булганнан соң, киттек Пучыга. Элекке Калинин районы үзәгенә. Мин кергәндә, колхоз идарәсендә бер хатын идән сөртеп йөри, башка беркем дә юк иде. Мин аннан сорашып белдем: колхоз рәисе өлкән яшьтә, бик тәҗрибәле кеше, сугыш узган. Райком секретарьлары аның белән исәпләшәләр, киңәшәләр, күзенә карап, "Миргаяз ага" дип кенә сөйләшәләр, ди. Беркайчан кешегә каты бәрелмәс, бер кешегә дә зыян салмас. Ә колхоз - авыр хуҗалык. Чөнки бу - элеккеге район үзәге. Монда колхозга буйсынмый торган оешмалар бик күп. Рәиснең төшке аш вакыты, әле генә кайтып китте, нәкъ сәгать икедә килеп җитәр, ул бик төгәл кеше, ди.
... Урам уртасыннан матур гәүдәле, уртача буйлы бер адәм килә. Мин бер читкә басып күзәтеп калдым: әлеге кеше идарәгә кереп китте.
Бик җитди кеше күренә. Каушап кына кердем, исәнләштем, йомышымны, фамилиямне әйттем. Ул шундук телефонга тотынды. Хәрбиләрчә. Ике-өч минут эчендә мәктәп интернаты, колхоз ашханәсе кешеләрен аякка бастырды. Аннан миңа карап болай диде:
- Ничек инде Сез ике сәгать буе монда утырасыз? Нигә туп-туры миңа килмәдегез, мин өйдә идем бит.
Мин:
- Ничек инде җитәкче кешенең өенә барасың? Сезне төшке ашка китте, диделәр.
Ул:
- Нигә килмәскә инде? Менә, студентларыгызны урнаштырыйк, ашатыйк-эчертик тә туп-туры миңа китәбез. Әсма апагызның иң яраткан язучысы бит Сез...
Уф... Эчкә җылы керде. Ә нинди каты кеше итеп күз алдына китергән идем.
Студентлар шул көнне үк эшкә керештеләр. Төштән соң мин колхоз рәисе Миргаяз аганың өендә кунакта идем инде. Болар бик тату яшәүче, әдәбият сөюче пар күгәрченнәр иде. Әсма апа сөйләшеп туя торган кешегә охшамаган - бөтен татар әдәбиятын укып бара икән. Йорттагы чисталык, пөхтәлеккә мин таң калдым. Әсма апаларга Ходай бала бирмәгән. Әмма алар туган җанлы, туганнарының берничә балаларын үзләрендә яшәтеп, укытып, тәрбияләп олы юлга чыгарганнар. Аларның кайберсе фән докторы, кандидаты, ә Салават Фоатович - хәрби очучы, генерал".
Гадел Сәлахетдинов, партиянең XXII съезды делегаты, Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган агрономы, районның мактаулы гражданы, "Кызыл Көч" колхозының элекке рәисе:
- 33 ел хуҗалык җитәкчесе булып эшләү вакытында, миңа бик күп хуҗалык җитәкчеләре белән бергә эшләргә туры килде. Шулар арасында Миргаяз Заман улы аерым урын алып торды. Ул тәҗрибәле, киң эрудицияле, оста оештыручы, әйткән сүзен үтәтә торган, күп яклап үрнәк алырлык, өйрәнерлек җитәкче булды. Төгәл, саф күңелле, әдәпле, бик тә гадел, кешелекле, районда зур хөрмәткә лаек шәхес иде.
Нур Баян исемендәге хуҗалык үзенең җирләре, башка яклары буенча җиңел хуҗалык түгел иде. Шулай булуга карамастан, алдынгылар сафында барды, эшләре төрле яклап югары бәяләнде. Җир эшкәртүнең аерым үзенчәлек-нечкәлекләрен башкалар алардан өйрәнде. Алар җитештерү, мәдәни-көнкүреш объектлары төзү буенча да сынатмадылар. Нур Баян исемендәге хуҗалык хәзер дә алдынгылар сафында.
Флүн Галиуллин, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТРның атказанган агрономы, "Үзәк колхозының элекке рәисе:
- КПСС райкомында инструктор булып эшләгән елларда миңа колхозларга, партия оешмаларына еш барырга туры килде. Нур Баян исемендәге хуҗалык һәрвакыт алдынгылардан булды. Аның базасында еш кына колхоз тормышына кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләр буенча семинарлар үткәрелде, хуҗалык кадрларны рәсми булмаган өйрәтү үзәгенә әйләнде. Миргаяз Заманов янына хуҗалыкны алып бару алымнарын, эш тәҗрибәсен, кул астында эшләгән кешеләргә яхшы мөнәсәбәтен өйрәнү, киңәшләшү, фикерләшү максатлары белән бара идем. 1969 елда "Үзәк" колхозы рәисе итеп сайлангач, эш барышында миңа аннан алган тәҗрибә, киңәшләр бик ярдәм итте.
Миргаяз абыйның кешелекле, ярдәмчел, тыйнак, пөхтә, кунакчыл булуын аерым билгеләп үтәм. Соңгы вакытта гаилә дуслары да булып киттек. Еш кына Әсмабикә апа әзерләгән ризыкларны авыз итәргә дә насыйп булды. Барысы өчен дә без аларга бик рәхмәтле.
Назыйф Хәйруллин: Нур Баян исемендәге колхозда 32 ел баш хисапчы булып эшләгән, Татарстанның атказанган икътисадчысы:
- Без Миргаяз Заман улы белән 25 ел бергә эшләдек. Ул бик тә оста оештыру сәләтенә ия, икътисадны бар нечкәлекләре белән белгән җитәкче булды, халык белән уртак тел тиз тапты. Хуҗалыкны алдынгылар сафына чыгарды. Аның белән җиңел эшләдек. Аның үз исәп-хисабы бар иде. Әллә нинди саннар сорап, бухгалтерияне интектермәде. Саннарның күбесен хәтерендә тотты, башына сыймаган өлешен куен дәфтәренә теркәде. Кешелекле, ярдәмчел шәхес иде. Үзе эшләгән чорда бик күп колхозчыларга ярдәм итеп, колхоздан шәхси йортлар салдырды. Халык өчен бик кирәкле булган хастаханә, картлар йорты, мәктәп, мәдәният йорты һ.б. аның инициативасы, ярдәме белән төзелде. Шуңа күрә халык аны сагынып, рәхмәтләрен әйтеп искә ала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: