Актаныш

Эшкуарларны милләт берләштерә

Эшмәкәрлек дип сөйли-сөйли, аның зур тизлек белән үсә баруын сизми дә калырбыз ахры. Алар арасында авылларыбызның, милләтебезнең киләчәген кайгыртучылар арта - шунысы куанычлы. Зыялы татар байлары үсүен Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар белән әңгәмә корганда да тойдык. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов: -Бөтенрәсәй татар авыллары эшмәкәрләре форумы Казанда...

Эшмәкәрлек дип сөйли-сөйли, аның зур тизлек белән үсә баруын сизми дә калырбыз ахры. Алар арасында авылларыбызның, милләтебезнең киләчәген кайгыртучылар арта - шунысы куанычлы. Зыялы татар байлары үсүен Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар белән әңгәмә корганда да тойдык.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов:
-Бөтенрәсәй татар авыллары эшмәкәрләре форумы Казанда беренче тапкыр үткәрелде. Хәтирлисездер, халкы 1000 нән күбрәк булган зур татар авыллары җыены 2008 елда безнең Актанышыбызда булган иде. Безнең Рәсәйдә яшәүче саф татар авыллары безгә һәм башка милләт кешеләренә үрнәк күрсәтеп яшиләр. Аларның сакланып калуы, чисталыгы-төзеклеге һәм әхлаклылык-тәрбиялелек буенча да шулай. Милләтебезнең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен югалтмыйлар, дин тоталар. Гәрчә зур сәнәгать тармаклары булмаса да, үзләрен эшле итеп, тормышта үз урынын табып, гаиләсен туендырып торалар. Күмәк хуҗалыклар да сакланмаган, инвестицияләр дә кертмәгәннәр. Кайчандыр язмыш тарафына ташлап калдырылган татар авыллары кешеләре югалып калмаганнар. Татар авылларының нинди авыр чорларда да таркалмавын күрдек. Пенза өлкәсенең Урта Әләзән, Самараның Гали авыллары белән элемтәләрне ныгыта барабыз.Әлеге форум кысаларында Чувашстанның Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларын да барып күрергә мөмкин булды. Себер якларында гына татар авылларының хәлләре авыррак. Аларның социаль мәсьәләләре хәл ителмәгән. Шуңа карамастан, алар үзләренең күңелләрен төшермиләр. Җыенда чыгыш ясаган ханым Себер якларында яшәүче татарларның милли җыр-биюләрен саклап, күңелле итеп яшәүләре турында сөйләде.
Җыенда чыгыш ясаучы милләттәшләребез Актаныш турында бик еш искә алдылар. Бу бездә булган җыеннан алган тәэсирләрнең дәвамлылыгын, элемтәләрнең ныгый баруын, зур татар авылларында яшәүчеләрнең бердәмлеген күрсәтә.
Шыгырданда, Урмайда әхлак-дин тәрбиясе көчле. Шуңа бәйле яшьләр дә авылларын ташлап читкә китмиләр. Бер-берсе белән гаилә корып, яңа, зур йортлар төзеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, мул тормыш алып баралар. Без дә балаларыбызга кечкенәдән үк дини-әхлакый тәрбия бирә алсак иде. Бездә дини укулар оештырыла, тик әле болар гына аз. Татарстанның Балтач районын гына алыйк: анда 10 елдан артык инде дин дәресләре мәктәпләрдә дә укытыла. Без әле һаман дә мәктәпләрдә ярамый дигән караштан арына алмыйбыз. Минемчә, нинди уңай тәҗрибә бар, барысын да әкренләп кулланырга тырышырга кирәк.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 6 апрель, 2012 27 (9672) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: