Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эшләүче пенсионерларга 222 сум акча өстәргә вәгъдә итәләр

Пенсиягә өстәмә пенсионерның узган елгы хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Шунлыктан ул 222 сумнан бераз гына артык булачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән ТАСС...

Пенсиягә өстәмә пенсионерның узган елгы хезмәт хакы күләменә бәйле булачак.
Августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар.
Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Шунлыктан ул 222 сумнан бераз гына артык булачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә пенсионерның узган елгы эш хакы күләменә дә бәйле, дип өстәп әйткәннәр Пенсия фондында. Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, илдә якынча 43 миллион пенсионер исәпләнә һәм аларның өчтән бере эшли. Пенсия арту еллык корректировка үткәрү белән бәйле.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/25/145052/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев