Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эшләп ял иттек (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Тынычлык, Хезмәт, Май... 1 Май бәйрәменең әлеге шигаре һәркайсыбызга таныш. Еллар агышы, буыннар алмашынуы, иҗтимагый-сәяси кыйммәтләрнең үзгәрүе нәтиҗәсендә әлеге дата хәзер инде башкачарак кабул ителә. Кайчандыр пролетар бердәмлекне гәүдәләндергән 1 Май бүген Яз һәм хезмәт бәйрәменә әверелде. Яз кояшы көннән-көн ешрак елмая, кошлар сайрый, дөнья яшеллеккә күмелә... Бәйрәм дигәч, нигездә...

Тынычлык, Хезмәт, Май... 1 Май бәйрәменең әлеге шигаре һәркайсыбызга таныш. Еллар агышы, буыннар алмашынуы, иҗтимагый-сәяси кыйммәтләрнең үзгәрүе нәтиҗәсендә әлеге дата хәзер инде башкачарак кабул ителә. Кайчандыр пролетар бердәмлекне гәүдәләндергән 1 Май бүген Яз һәм хезмәт бәйрәменә әверелде.
Яз кояшы көннән-көн ешрак елмая, кошлар сайрый, дөнья яшеллеккә күмелә... Бәйрәм дигәч, нигездә ял итү, күңел ачу кебек төшенчәләр күздә тотыла. Әмма якынлашып килгән бәйрәмнең асылы башкачарак. Бигрәк тә авылларда бу вакыт тулы куәтенә эш кайный торган чор. 3 көнлек ялларны салада эшләп "бәйрәм итәләр". Берәүләр өй юа, бакча, тирә-юньне тәртипкә китерә, баздан бәрәңге чыгара... Кыскасы, авыл кешесенең эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев