Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эшмәкәрлеккә интернет аша бушлай укыталар

Республикада эшмәкәрлек серләренә өйрәтүче "Бизнес класс" дип аталган программа эшли башлады. Бу - өр-яңа программа. Төп максаты - эшмәкәрлек нигезләренә төшендерү. Анда эшмәкәрләр һәм эшмәкәр булырга теләүчеләр катнаша ала. Иң кызыгы: Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге программа бушлай уку тәкъдим итә. Хәзерге вакытта программада 7 меңнән артык кеше теркәлгән....

Республикада эшмәкәрлек серләренә өйрәтүче "Бизнес класс" дип аталган программа эшли башлады. Бу - өр-яңа программа. Төп максаты - эшмәкәрлек нигезләренә төшендерү. Анда эшмәкәрләр һәм эшмәкәр булырга теләүчеләр катнаша ала. Иң кызыгы: Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге программа бушлай уку тәкъдим итә. Хәзерге вакытта программада 7 меңнән артык кеше теркәлгән. Остазлар - үзләре дә эшмәкәрләр. Катнашучыларның барысы да интернет аша белем ала, оештыручылар белән дә интернет аша аралаша. Нинди төр белем алуны һәркем үзе сайлый. "Бизнес класс" программасы майда старт алса да, аңа әле бүген дә кушылырга була. Моның өчен бары тик Businessclass.pro. сайтына кереп теркәлү узарга һәм анда тәкъдим ителгәннәрне "адымлап" үтә башларга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев