Актаныш

Эшмәкәрлеккә керешкәндә иң беренче нәрсә кирәк?

Башлангыч капитал булса, теләсә кайсы төр эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башларга мөмкиндер, монысына шик тә юк. Ләкин аны уңышлы, табышлы итү өчен акча гына җитми. Булган акчаларын куллана белмичә яндыручылар үзебезнең арада да бар бит. Тәҗрибәле эшкуарлар, гомумән, "кара акыл"га гына таянып эш башларга киңәш итми. Ә кешене эшмәкәрлеккә ничек өйрәтәләр?...

Башлангыч капитал булса, теләсә кайсы төр эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башларга мөмкиндер, монысына шик тә юк. Ләкин аны уңышлы, табышлы итү өчен акча гына җитми. Булган акчаларын куллана белмичә яндыручылар үзебезнең арада да бар бит. Тәҗрибәле эшкуарлар, гомумән, "кара акыл"га гына таянып эш башларга киңәш итми. Ә кешене эшмәкәрлеккә ничек өйрәтәләр?
Булат ШӘЙХРАЗЫЕВ, ТР Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге вәкиле:
- Эшмәкәрлекнең проблемаларын ишетеп кенә түгел, үземнән чыгып та яхшы беләм. Эшмәкәрләрне яклау үзәгендә ике ел эшләү дәверендә бер әйберне яхшы аңладым: күп нәрсәне акчага гына бәйләп калдыру ярамый. Эшчәнлекне башлап җибәргәндә финанс якны карарга кирәк, сүз дә юк, ләкин асылын белмичә башлап, күпләр зур хаталар ясый. Хәтта дәүләттән алган зур сумма акчаны да дөрес куллана алмыйлар. Бу очракта, киресенчә, барган бизнесың да тукталып калырга мөмкин. Эшмәкәрлек буенча белем булмау олы чыгымнарга китерә. Аллага шөкер, Актанышта зур эшкә керештек, укыту үзәге булдырылды, безнең өчен бу - куанычлы хәбәр.
Ренат МАМАЕВ, Уфа дәүләт икътисад һәм хезмәт университетының эшмәкәрлекне үстерү лабораториясе мөдире, "Башак" инновацион бизнес инкубаторы директоры, "Тере авыл" проекты җитәкчесе:
- Берничә ел авыл мәсьәләләрен фәнни тикшеренүләрдән соң, без берникадәр ачышларга тап булдык. Тик ул ачышларны гадәт буенча фән эшлеклеләре китап яки язмалар белән фаш итә иде. Мондый ысул белән аларны гамәлгә кертү авыр, күбесе теориядә генә кала. Көнүзәк проблемаларга килеп терәлгәч, аларны яшьләр күзлегеннән карап хәл итәргә кирәклегенә төшендек. Авыл тормышына якынрак булу, анда эшмәкәрлекне үстерү максатыннан укыту үзәген оештырырга булдык. Өч ай элек Гаяз Авзаловның шәхси предприятиесе базасында эш башланды. Башта очраклы гына очрашулар булды. Эшмәкәрлек белән тыгызрак танышканнан соң, үзенең эшчеләрен укытырга теләк белдерүчеләр барлыкка килде. Шуларның берсе - "Айяр" күпчелтәрле сәүдә оешмасы. Аның җитәкчесе Фәнис Габдуллин үзенең сәүдә нокталары директорларын, товар белгечләрен бирегә алып килде.
- Тәҗрибәле эшкуарларның белемгә омтылулары яхшы. Тик менә безнең эшмәкәрлекне күз алдына да китермәгән сәләтле яшьләребез дә бар бит әле. Алар читтә калмаслармы?
Ренат МАМАЕВ:
- Икенче юнәлешебез - без авыл яшьләренә бизнеска кереп китү өчен йогынты ясауны алмаксат итеп куйдык. Күп кенә яшьләребез үз юнәлешләрен эзләү белән мәшгуль. Кайчагында укып бетереп, туган якларына кайтып, үз-үзләрен таба алмыйча йөргән очраклар бар. Яшьләр өчен "Бизнес ничек эшли?" дигән тренинг оештырдык. 3-4 атна дәвамында белем алып, кайберләре инде хезмәткә дә кертеп табыш алуларына да ирештеләр.
- Фәнис Фазуллович, ни өчен бизнеска кагылышлы укуны кирәк санап, иң беренчеләрдән булып әлеге үзәккә мөрәҗәгать иттегез?
Фәнис ГАБДУЛЛИН, "Айяр" күпчелтәрле сәүдә оешмасы директоры:
- Безнең Актаныш җирлегендә сәүдә эшендә сатучылар, товар белгечләре җитеп бетми. Хисапчыларыбыз да, пешекчеләребез дә бар. Сатучыларны әзерли торган укыту учреждениеләре якын-тирәдә юк диярлек. Технология техникумында сатучы һөнәренә өйрәтүче төркем ачылса, бик яхшы булыр иде. Бездә производствога, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерергә, иген игәргә өйрәтәләр. Җитештерелгән продукцияне сату һөнәренә өйрәтүдән нигәдер читләшәбез. "Айяр" оешмасында да сатучылар җитми. Укыган белгечләр булмагач, сатучылыкка кешеләрне "урамнан" алырга туры килә. Сатып алучыга тупас мөгамәлә күрсәтү, сату итә белмәү юктан барлыкка килми. Сәүдә кагыйдәсен бозган сатучы оешмага зыян гына китерә.
- Шунысы кызык булып китте - сез үзегез дә белем алудан туктамагансыз.
Фәнис ГАБДУЛЛИН:
- Белем алудан беркайчан да туктарга ярамый. Хәзерге тормыш таләбе үзенчәлекле бит ул. Элеккечә килерләр дә, сорарлар-сатып алып китәрләр дип кул кушырып утырулар заманы узды. Хәзер сатып алучының күңелен яулап ала белергә, бүгенге көн өчен генә түгел, иртәгәге көн өчен сатарга кирәк. Ренат Рим улының Актанышка килгәнен белүгә, аның белән таныштым. Белемебез арта, кызларыбыз бу белемнәрне кибетләрдә сәүдә киштәләре артында кулланалар. Ренат Мамаевның башка укучылары, безнең кибетләргә килеп, контроль сатып алулар оештыралар. Укыганда алган белемнәрен гамәлдә ничек кулланалар, биргән материалны файдалана беләләрме икәнен тикшерәләр.
Светлана ГАЛИӘХМӘТОВА, "Айяр"ның 10нчы кибет сатучысы:
- Һөнәрем буенча - хисапчы, ә биредә эшли башлавыма 4 ел. Дәресләр безгә күп нәрсә бирде. Күп мәгълүмат алдык. Сатып алучылар белән яхшы мөгамәлә, сабырлык сакларга, тупас-дорфа булмаска, товарны дөрес итеп тәкъдим итәргә, сатып алучының соравына төгәл мәгълүмат бирә белергә кирәклекне өйрәттеләр. Сәүдә эше, чын-чынлап, бер урында гына таптанып тора алмый. Башка кызлар да биредә укуның әһәмиятле якларын бик тиз күреп алдылар, укуыбызны әле дә дәвам итәргә телибез.
Алия МАЛИКОВА, кече һәм урта эшмәкәрлек белән кызыксынучы:
- КФУның Алабуга филиалында читтән торып укыйм. Киләчәктә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә телим. Ренат Мамаевтан эшнең нечкәлекләренә өйрәнәбез. Хәзерге вакытта үзем дә биредә эшли башладым, стажировка үтәм.
- Ренат Римович, ни өчен нәкъ менә безнең Актанышны сайладыгыз?
Ренат МАМАЕВ:
- Мөслим районына республика семинарына баргач, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка презентациябезне тәкъдим иттем. Ул безнең ачышларны кызыксынып тыңлады. Республиканың бер районында тормышка ашырырга, дип үзенең фатихасын бирде. Авылда яшәп табыш алырга теләүче һәрбер эшмәкәргә бүген нәрсә җитми? Күпләр бу сорауга акча дип җавап бирерләр иде. Анысы да кирәк, ләкин без белем һәм тәҗрибәне беренче урынга куябыз. Башкортстанның 40 районында күренекле авыл эшмәкәрләренең эшчәнлеген өйрәндек. Аларның 80 проценты башта шәһәрдә, аннары шул тәҗрибә нигезендә отышлы итеп авылда эшләгән. Чыгымнар беренче адымны ясаганда җибәргән ялгышлыклар аркасында гына барлыкка килә. Уңышсызлыкка үз-үзебезне дучар итмәс өчен, эшмәкәрлекнең башлангыч чорында белем бик кирәк. Актаныш район җитәкчелеге белән безнең фикерләр тәңгәл килде. Нинди сорауларыбыз булса да, Булат Шәйхразыев аша уңай хәл ителә.
Булат ШӘЙХРАЗЫЕВ:
- Балаларны да үзебез белән ияртәсебез килә. Мәктәпне тәмамлаганнарның күбесе шәһәргә укырга дип китәләр дә, кире кайтырга ашыкмыйлар. Шуңа күрә мәктәпнең югары сыйныфларында нинди дә булса һөнәр өйрәтеп, эшмәкәрлеккә ияртеп җибәрә алабыз икән, кайда да булса укыганнан соң, монда кайтып эшләү файдалырак икән дигән фикердә калырлар иде.
Ренат МАМАЕВ:
- Актаныш технология техникумы белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырырга җыенабыз. Балаларыбыз Актаныш техникумында укып, бер үк вакытта эшмәкәрлек буенча белем алачаклар.
Булат ШӘЙХРАЗЫЕВ:
- Эшмәкәрләрнең тагын бер проблемасы - алар үзләре генә эшлиләр. Бергә эшләргә кирәк, районда җитештерелгән продукцияне читкә, Казанга, яки Мәскәүгә илтүгә караганда, үзебездәге сату нокталарына өләшеп чыгу отышлырак. Әлегә сөт продукциясе белән генә эксперимент эшләнде. Якын киләчәктә кооператив төзеп, авыл җирендә нәрсә җитештереп була - барысыннан да диярлек күбрәк файданы районнан читкә чыгармасак иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: