ЭШМӘКӘРЛӘР ЭЗ ЯРА: Такталачыкта кафе-пекарня халыкка хезмәт күрсәтә башлады (+ ФОТОЛАР)
Шунысы куанычлы, нигезе изге ният белән сугарылган бинада тәүге табын да коръән аятьләре белән әзерләнгән иде.
Яшьләрне авыл җирендә калдыру бәрабәренә генә авылларны саклап калып, аларга яңа сулыш өреп була. Районда зур авыл җирлекләре исәбендә йөргән Такталачыкта моның шулай икәнен күптән төшенгәннәр. Соңгы елларда бу җирлектә эшмәкәрлек юнәлешендә шактый автивлашкан хәрәкәт тә авылны саклап калу максаты белән тормышка ашырыла. Терлекчелек, сөтчелек буенча тернәкләнеп килүче крестьян –фермер хуҗалыклары, мини-фермалар, шәхси секторларда күпләп мал асраучыларның артуы моңа ачык дәлил.
Такталачыкта гомер кичерүче Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевлар да үз киләчәкләрен авыл белән бәйләгән яшь гаилә. Яшь-җилкенчек калага юл алганда, бәлки, аларны да ымсындырган булгандыр шәһәрнең гамьсез тормышы, әмма туган туфракның кадере үзенекен иткән – алар шушы җирлектә төпләнеп калган. Хәер, яшим дип яшәгән кеше авыл тормышында да шәһәрнекеннән ким яшәми. Аерма шунда гына: авыл җирендә җиңне сызганыбрак, билне бөгебрәк эшләргә туры килә. Алай иткәндә, хезмәте дә нәтиҗәлерәк, ипие дә тәмлерәк була газиз туган якның.
2014 елда Вәлиевлар Такталачык авылы уртасында кечкенә генә кибет ача. Эшмәкәрлек сукмагына шул рәвешле әкрен генә, салмак кына эз яра алар.
- Авыл җирендә яшәү бит әле ул бернәрсәгә дә ихтыяҗ юк дигән сүз түгел. Тегесе кирәк, монысы кирәк, ягъни халыкта продукциягә, хуҗалык товарларына сорау даими туып тора. Ихтыяҗ булгач, билгеле, аны канәгатьләндерү шарт. Үзебез дә мондый әйбер белән даими очрашып торгач, кибет ачып карарга тәвәкәлләдек, - дип, ул елларны хәтерендә яңарта Гүзәл ханым.
Күз курка, кул эшли дигәндәй, Вәлиевлар да тора-бара эшмәкәрлек серләренә төшенә башлый. Кибетне зурайтуга да ирешә алар. Иң мөһиме, халыкның кибет киштәләрендә нәрсә күрергә теләвен дөрес тоемлау һәм тел-теш тигезмәслек дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү.
- Авыл кешесен бер тапкыр алдасаң, ул инде кабат синең кибетеңә борылып та карамый. Өстәвенә, бүген авыл җирлекләрендә дә көндәшлек итәрлек кибетләр җитәрлек, - дип, бу урында үз күзәтүләреннән чыгып ясалган нәтиҗәне аңлата гаилә башлыгы.
Соңгы елларда авыл халкында камыр ризыкларына, заказ белән пешерелгән чәк-чәк, гөбәдияләргә сорау арта. “Альтаир” кибете башта бу ихтыяҗны читтән кергән азык-төлек белән канәгатьләндереп килә. Ә күңелдә, сизелер-сизелмәс кенә булып, яңа уй бөреләнә: “Эх, үзеңнең ипи пешерү цехың булып, авылдашларны яңа гына мичтән чыккан Такталачык ипие белән сөендерсәң иде!”- дип пышылдый эчке тоемлау.
Гүзәл белән Рөстәм бу мәсьәләгә кабат-кабат кайта, җәмәгать туклануы белән шөгыльләнә башлау уен эш түгел. Моның өчен аларга базар икътисадын өйрәнергә, бу юнәлештә күпмедер белем тупларга, мондый хезмәткә тотынган башка эшмәкәрләрнең тәҗрибәсен күрергә дә кирәк була.
Мөгаен, яңа башлангычка тотынырга Такталачыкның юл өстендә урнашуы да зур этәргеч булгандыр. Көн дәвамында бер яктан икенче якка узган юлаучылар да, ялларга бу якларга килүче кунаклар да кибеткә туктап әледән-әле кайнар аш, җылы ризык “таптыра”. Халыкта – ихтыяҗ, Вәлиевларда шул ихтыяҗны канәгатьләндерү теләге булгач, алар, озак уйламастан, байтак еллар буш торган бинаны сатып алып, кафе-пекарня ачарга карар кыла.
Башланган эш – беткән эш кебек тоелса да, кафены бүгенге халәтенә китерер өчен шактый тир түгәргә, саллы финанслар чыгарырга туры килә яшь гаиләгә.
- Авыл җирендә җәмәгать туклануы урыны ачу - үзенчәлекле, ят яңалык булып тора. Вәлиевлар җирлектә генә түгел, якын-тирәдә дә абруй булдырган эшмәкәрләр. Аларның бу идеясен дә мин ике куллап күтәреп алдым. Яңа бина ачылу ул бит яңа эш урыннары булдыру, халыкның социаль статусын уңай якка үзгәртү дигән сүз. Мине иң сөендергәне - яшьләрнең авылда калуы, авыл өчен җан атып яшәүләре, - дип, бу нисбәттән үз фикерләре белән уртаклашты җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов. Илһам Сәлимҗан улы билгеләп үткәнчә, Вәлиевлар җирлекнең сулышын даими тоеп, һәр чарага иганә ярдәме күрсәтеп, авыл халкы белән аңлашып эшлиләр.
Юл өстендә урнашкан кафе халыкка тулы куәттә хезмәт күрсәтәчәк: беренче чиратта яңа гына табадан төшкән ипи, камыр ризыклары турыдан-туры үзләренең кибет киштәләреннән сатуга чыгачак, татар халкының табын күрке булган чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш ризыкларына да заказлар кабул итәләр биредә. Икенчедән, теләге булган һәркем бирегә кереп, кайнар ризык, беренче-икенче аш белән тамак ялгый ала. Шулай ук хуҗалыклар, мәктәпләр белән дә хезмәттәшлек җепләре сузарга ният тота кафе-пекарня.
"Таир" бүгенге көндә биш такталачыклыны ашлы да, эшле дә иткән. Рәсми төстә эшкә урнаштыру хезмәткәрләр өчен үзенә күрә бер гарантия булып тора: эш стажы бара, авырган очракта социаль түләүләр гамәлгә ашырыла. Кыскасы, аларга ярык тагарак янында калу куркынычы янамый.
30 август - Республика көнендә исә "Таир" үз ишекләрен рәсми төстә ачты. Шунысы куанычлы, нигезе изге ният белән сугарылган бинада тәүге табын да коръән аятьләре белән әзерләнгән иде. Авылның мөхтәрәм затлары – дин кардәшләребез кафеның ризыкларын тәүгеләрдән авыз итеп, халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә йөз тоткан аш өенә иминлик, бәрәкәт теләп дога кылды.
Җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов туклану урынындагы шартлар белән, кухня өлешенә Уфа шәһәреннән кайтарылган махсус җиһаз-җайланмалар белән танышып, хуҗаларга конкурентлыкка сәләтле, тәме телдән-телгә күчереп сөйләрлек ипи продукциясе җитештерерүдә уңышлар теләде.
- Көн саен үзгәреп торган базар шартларында бисмилланы әйтеп пешергән ипиегез үз урынын табып, ныклы позицясен булдырсын иде, - диде җитәкче.
-
Бүген Вәлиевлар алдында яңа офыклар ачыла: ул офыклар артында авылдашларының ышанычын аклау да, аш-су өлкәсендә үз йөзләрен булдыру да, кендек каны тамган туган авылны саклап калу теләге дә күренә. Иң мөһиме: тырыш хезмәт үзенең нәтиҗәләре белән сөендерсен иде авылның газиз балаларын...
Сүз уңаеннан, бүген Такталачык җирлегендә тагын бер саваплы башлангычка нигез салынды. Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлар рухына сафка басачак һәйкәлне такталачыклылар Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена әзерләп бетерергә ниятли. Республика көнендә исә бу юнәлештә тәүге зур адым ясалды. Халыктан җыелган үзара салым акчалары һәм “Татнефть” гранты ярдәме белән авыл халкы ата-бабаларына булган рәхмәт вә хөрмәт билгесен һәйкәл рәвешендә бастырачак. Бирсен Ходай!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев