Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эшмәкәрләрнең үз бәйрәмнәре

Майның 26 сында Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Быел беренче тапкыр районыбызның кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җыр-бию осталарының концерты 28 май көнне район мәдәният сараенда алар өчен махсус күрсәтелде. Килмәсәләр, үзләренә үпкәләсеннәр Эшмәкәрләрнең һәм район җитәкчелегенең ел саен шушы...

Майның 26 сында Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Быел беренче тапкыр районыбызның кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җыр-бию осталарының концерты 28 май көнне район мәдәният сараенда алар өчен махсус күрсәтелде.
Килмәсәләр, үзләренә үпкәләсеннәр
Эшмәкәрләрнең һәм район җитәкчелегенең ел саен шушы вакытта "Яшьлек" мәдәни үзәгендә җыелып сөйләшү гадәте бар иде инде. Быелгы яңалыкны алар җылы кабул иттеләр. Казан тамашачысы каршына зур әзерлек белән чыгып, олы сынауны уңышлы үткән коллективның чыгышын карау, һичшиксез, кешенең күңел байлыгын арттыра, матурлыкка тарта.
Чыннан да, Актаныш сәхнәсе талантны үстерүгә үзе ярдәм итә, ахрысы. Эшмәкәрләр концерттан күтәренке рухта, шат кәеф белән таралыштылар. Күзләреннән бөркелгән шатлык хисләре ягымлы кояшның елмаюы белән кушылып, тирә-якка бәйрәм рухы таратты.
Чара көннең кояш нуры туры караган төш вакытында үткәрелгән иде, шуңа күрә: "Эшем кала, нишләп бәйрәмдә йөреп, вакыт уздырыйм әле", - дип килми калучылар да булгандыр. Андый чакта үзләренә үпкәләсеннәр, диләрме әле? Әмма бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп ял итәргә вакытын да тапканнар. Шул арада бер-берсенең уңышларын күреп, сокланып, бизнесларына яңа азарт алырга да өлгерделәр. Бизнесменнарга да бит бер-берләре белән аралашулар, "ак көнләшү"ләр һава сыман кирәк. Ә эшмәкәрлекнең үсеше - районның үсеше ул.
Акыллы эшмәкәр кәсепнең яхшысын сайлар
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов районыбызның барлык эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм мондый чараларны ел саен үткәрү нияте барлыгын белдерде.
- Районыбызны социаль-икътисадый яктан үстерүдә һәрвакыт ярдәм итеп торасыз, моның өчен сезгә район җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. - Киләчәктә сезнең белән берлектә җитештерү сәнәгатен арттырасыбыз бар. Мөмкинлекләр җитәрлек. Инициатива күрсәтүчеләргә бернинди дә каршылыгыбыз юк, киресенчә, куәтләргә тырышабыз.
Безнең җирлектә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп, төрле ассортиментта, сыйфатлы азык-төлек продукциясен сату буенча эшчәнлек әлегә канәгатьләнерлек түгел.
Актанышны туристик база итү хыялы инде күптәннән яши. Әкренләп бу хыял тормышка да ашып килә кебек. Чөнки Актанышның матурлыгына, чисталыгына, төзеклегенә читтән килүчеләр һәрвакыт сокланып китәләр. Гүзәл табигате үк үзенә тартып тора. Шушы байлыгыбызны сакламасак, безгә бүләк итеп бирелгән бу нигъмәтләрдән зәвык белән файдалана алмасак, Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап бирербез?
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев