Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эшсезләрне – эшле, һөнәрсезләрне һөнәрле итә

Хәзерге катлаулы заманда һәркемгә үзенең эш урыны кадерле. Эшсез калсаң, кая барырсың дигәнне еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, бүген эшеңнән киттең дә, иртәгә башка җиргә барып урнашырмын димә. Бәлки эш урыны да булыр, тик ул безнең күңелгә ятармы һәм мәнфәгатьләребезне канәгатьләндерерме? Эшсез калганда кая мөрәҗәгать итәргә? Эшсезләргә нинди дә...

Хәзерге катлаулы заманда һәркемгә үзенең эш урыны кадерле. Эшсез калсаң, кая барырсың дигәнне еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, бүген эшеңнән киттең дә, иртәгә башка җиргә барып урнашырмын димә. Бәлки эш урыны да булыр, тик ул безнең күңелгә ятармы һәм мәнфәгатьләребезне канәгатьләндерерме? Эшсез калганда кая мөрәҗәгать итәргә? Эшсезләргә нинди дә булса ярдәм каралганмы? Шушы сорауларга ачыклык кертергә теләп, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиевкә мөрәҗәгать иттек.
- Бүгенге көндә районда ничә эшсез исәптә тора?
- Агымдагы елның сентябрь ахырына бездә 35 кеше исәптә тора. Кеше, ниндидер сәбәпләр белән эшсез калып, безгә мөрәҗәгать итә икән, аны шул минутта ук исәпкә бастырырга ашыкмыйбыз. Аның белеменә, һөнәренә туры килердәй эш урыннары булса, шунда барырга тәкъдим итәбез.
- Районда эш урыннары буенча вакансияләр бармы һәм күбрәк нинди һөнәр ияләренә сорау зур?
- 139 эш урынына вакансия бар. Күбрәк авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә сорау зур. Әйтик, машинистлар, савымчылар, операторлар, терлекчеләр, пешекчеләр, хисапчылар кирәк. Шулай ук, табиблар җитешми. Шәхси эшмәкәрләрдә сатучылар, шоферлар, каравылчыларга эш урыннары бар.
- Исәптә торган эшсезләргә ярдәм йөзеннән нәрсәләр эшләнә?
- Алар өчен республикада төрле программалар эшли. Алар республика бюджеты хисабыннан башкарыла. Шуларның берсе булып эшсезләрне төрле һөнәрләргә укыту тора. Быел менә чәчтараш һәм массажист һөнәрләренә укыта башладык. Бүгенге көндә 12 кеше әлеге һөнәрләрне үзләштерә. Чәчтараш һөнәренә - 4, массажист өчен 3 ай укыйлар. Укулары беткәч, аларга таныклык тапшырылачак. Шуның ярдәмендә алар эшкә урнаша яисә үз эшләрен башлап җибәрә алачаклар.
- Әлеге һөнәр серләренә аларны кемнәр өйрәтә?
- Чаллының "Шанс" һәм "Профессионал" үзәкләре хезмәткәрләре килеп укыта. Әлеге укулар Актанышның 2нче мәктәбе базасында алып барыла. Исәптәге эшсезләр өчен "Социаль адаптация" программасы да эшли. Аның буенча исәптәге эшсезләрне махсус белгечләр ничек итеп эш эзләргә, үзләренең резюмеләрен төзергә өйрәтәләр. Быел 21 кеше соцадаптация үтте инде. Ел ахырына кадәр калганнары да үтәчәк.
- Үз эшләрен башлап җибәргәндә ярдәм итү программасы барлыгын да беләбез. Аңа да тукталыйк әле.
- Элек әлеге программа буенча бер кешегә 58 мең сум күләмендә акча бер елга бирелә иде. Быел аның күләме 117 мең сум тәшкил итә һәм ул ике елга бирелә. Әлеге ярдәм барлык кешеләргә дә бирелми. Аны алырга теләгән кеше район башкарма комитеты каршында эшләп килүче махсус комиссиягә үзенең бизнес-планын тапшырырга тиеш. Аны укып өйрәнгәннән соң, әгәр ул кешенең тәкъдим иткән планы тормышка ашардай һәм киләчәге бар дип комиссия тарафыннан хуплау тапкан очракта, акча бирелә. Быел шундый 6 кеше әлеге акчаны алды. Ел беткәнче тагын ике кешегә бирербез дип планлаштырабыз.
- Өченче программагыз турында да аңлатып үтсәгез иде.
- Ул безнең "Интернет-долголетие" дип атала. Монысы буенча теләге булган пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтәбез. 6 пенсионер укып, канәгать калдылар. Бөтен хезмәтләр интернет аша башкарыла торган заманда яшәгәндә, өлкәннәрнең әлеге заман техникасына өйрәнүләре кирәк дип саныйм. Без бу укуларны ел ахырына кадәр дәвам итәбез. Компьютер серләренә төшенергә теләге булган пенсионерларны көтеп калабыз.
- Инвалидлар өчен дә аерым программа бармы?
- Әйе, алар өчен "Инвалидларга эш урыны булдыру" дигән программа эшли. Узган ел шушы программа кысаларында "Нур", "Наратлы", "Башак", "Эконом" хуҗалыкларында дүртәр, технология техникумында һәм район мәдәният йортында икешәр инвалид эшләде. Алар белән бер елга килешү төзелгән иде. Быелдан әлеге килешү өч елга төзелә башлады. Бу әлеге эш урынында инвалид өч ел эшләргә тиеш дигән сүз. Агымдагы елда "Тамыр" һәм "Чишмә" хуҗалыкларында дүртәр инвалидка эш урыннары булдырылды. Хәзерге вакытта аларның эш урыннарына видеокамералар кую бара. Инвалидларга эш урыннары булдыру өчен дәүләт тарафыннан бер инвалид өчен 69300 сум күләмендә акча бирелә. Инвалидларга эш урыны булдырган өчен әлеге акчалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша хуҗалыкларга кире кайтарыла. Хөкүмәт тарафыннан шундый ярдәм күрсәтелгәндә әлеге программага барлык хуҗалыкларны да кертеп бетерергә планлаштырабыз.
- Күп балалы гаиләләр өчен булган программа үз эченә нәрсәне ала?
- Күп балалы әниләргә һәм әтиләргә, инвалид бала тәрбияләүче әниләргә эш урыны булдыру программасы эшли. Андыйларга бер эш урыны булдыру өчен 50 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Безнең районга быел шундый бер эш урыны булдыру каралган иде. Бер әнине эшкә урнаштырдык. Килешү нигезендә ул бер ел эшләргә тиеш. Әгәр үзенә ошый икән, киләчәктә дә шунда эшләвен дәвам итә алачак.
- Ленар Марселович, тагын нинди программалар эшли?
- Безнең укучылар өчен профориентация дигән программабыз бар. Моның нигезендә быел VIII-ХI сыйныф укучылары профориентация үтәргә тиешләр иде, бүгенгә 287 укучы моны үтте инде.
- Төгәлрәк...
- "Шанс" үзәге хезмәткәрләре мәктәпләрдә булып, укучылардан тест алалар. Шуның нигезендә алар укучыларга киләчәктә нинди һөнәр сайларга кирәклегенә юнәлеш бирәләр.
"Югары белемле кичәге студентка беренче эш урынын табу" дигән программа хакында да әйтеп узу кирәктер. Быел шундый бер белгечне "Ташкын" хуҗалыгына агроном итеп урнаштырдык. Аның белән өч айга килешү төзелә. Шуның нигезендә без аңа ай саен хуҗалык түләгән хезмәт хакына өстәп 1700 сум күләмендә матди яктан ярдәм итәбез. Һәм тагын бер өстенлеге - шушы өч ай эчендә хуҗалык түләгән хезмәт хакының яртысын хуҗалыкка кире кайтарабыз, ягъни компенсациялибез.
- Сезнең оешма тарафыннан ел саен җәйге каникул чорында укучылар вакытлыча эшкә урнаштырыла. Быел ничә баланы эшле иттегез?
- Быел 14 яшьтән алып 18 яшькәчә 131 бала килешү нигезендә эшкә урнаштырылды. Аларга безнең оешма тарафыннан бер айга 1270 сум күләмендә ярдәм түләнде һәм плюс хезмәт хакы. Балалар күбрәк хуҗалыкларда хезмәт куйдылар. Җитәкчеләр аларның эшеннән канәгать калды.
- Ирекләреннән мәхрүм ителеп, вакытларын тутырып кайтканнар өчен дә программа бар икән...
- Әйе, аны да әйтеп үтү кирәктер. Әлеге категория гражданнарны эш урыны белән тәэмин итү программасы буенча быел бер кешене эшкә урнаштырдык. Әгәр ул тәртип бозмыйча, әйбәт кенә эшләсә, киләчәктә дә шул эшендә эшен дәвам итә алачак.
- Ленар Марселович, әңгәмәбез ахырында район халкына ниләр әйтер идегез?
- Халык әлеге программаларның барлыгын белсен һәм аннан файдалансын иде. Эш урыннары булып торсын, эшләгән кеше файдасын күрсен. Эш урыны белән кыенлыклар килеп чыкканда, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Без сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев