Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эшсөярләр хезмәттә – кадерле, гаиләдә – бәхетле

Иртәнге сәгать дүрттә яңа яуган карларны шыгырдатып атлап, көн дә фермага ашыгучы килендәшем Альбина хакында сүзем. Шәбез авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала кыз. Әтиләре вафат була, өч кыз, бер малай әниләре тәрбиясендә үсәләр. Авырлыкларны күп кичерсәләр дә, әниләре Фаягөл апа бервакытта да сыкранмый, карганмый, балаларны кеше итәргә...

Иртәнге сәгать дүрттә яңа яуган карларны шыгырдатып атлап, көн дә фермага ашыгучы килендәшем Альбина хакында сүзем.
Шәбез авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала кыз. Әтиләре вафат була, өч кыз, бер малай әниләре тәрбиясендә үсәләр. Авырлыкларны күп кичерсәләр дә, әниләре Фаягөл апа бервакытта да сыкранмый, карганмый, балаларны кеше итәргә тырыша. Гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы, фермада эшли - яшь бозауларны тәрбияли.
Балалар әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Барысы да бәхетләрен туган, үскән авылларында табалар. Альбина да тормышта үз урынын, үз тиңен табып, Калмаш авылында Фидәес белән утыз ел дәвамында шатлык-сөенечләрне дә, борчу-мәшәкатьләрне дә бергәләп үтәләр. Исламовлар икесе дә "Наратлы" хуҗалыгында хезмәт куялар. Өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге көндә кызлары үз юлларын тапты, һәммәсе гаиләле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев