Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эсседә нәрсә ярый, ә нәрсә юк?

Соңгы көннәрдә һава температурасының 30 градустан югары торуы, сәламәтлеккә дә зыян салырга мөмкин.

 

Роспотребнадзорның Актаныш районы буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизова бу нисбәттән үзенең фикерләрен җиткерде. 

-Иң элек, ачык һавада эшләүчеләр эш режимын көйләргә тиешләр. Эссе вакытта эш сәгатен җиләзрәк вакытка күчерергә мөмкиннәр. Һәм минималь вакытны тәэмин итү зарур булып тора. 

Эш урыннарында бүлмәләрдә тәрәзәләрне, форточкаларны ачып җилләтү мөмкинлеге булдыру, шул ук вакытта кояшның эссе нурларын киметү өчен жалюзилардан куллану шарт. Кондиционерлардан да файдаланырга мөмкин, ләкин алар чистарту үткән булырга тиешләр. Һәм ул һава әйләндереп, бактерияләрне, микробларны тарату очрагы булмасын өчен инструкция нигезендә дезинфекция үтеп торырга тиеш. Алардан тиешле температура режимын гына бирү зарур, чөнки эссе тәнгә салкын һава өрдереп, салкын тигерергә, өске сулыш юллары инфекциясен китереп чыгарырга мөмкин. 

Урамга чыкканда, өлкәннәргә дә, бигрәк тә балаларга баш киемнәре кияргә киңәш итәбез. Эчү режимын да көйләргә кирәк. Бу вакытта энергия алмашу нәтиҗәсендә суга ихтияҗ арта. Чөнки эсседә тир белән бүленеп, организмнан су күбрәк чыгып китә. Шуңа күрә, дисбаланс булмасын өчен организмны салкынчарак эчә торган су белән тәэмин итеп торырга кирәк. Көнгә бер литр ярым эчә торган су эчәргә киңәш ителә. Чәйләр моңа керми. Ләкин, баллы, газлы суларны бик кулланырга рөхсәт итмибез.  Бөер һәм бүленеп чыгу  органнарында хроник авырулары булган кешеләргә сыеклыкны контрольдә тотып кына эчәргә киңәш ителә. Шулай ук теләсә кайдан су эчәргә киңәш ителми. Бары тик сыйфатлы су гына эчәргә кирәк. Чишмә суларының да бикробиологик анализлары һәрдаим тикшерлеп торылырга тиеш. 

Кызу вакытта энергия дә күп бүленеп чыга. Эссе һава шартларында артык майлы, кызган ризыклар куллану киңәш ителми. Чөнки ашкайнату, эчәк, хроник авырулары булган кешеләрнең авыруларының кискенләшүен китереп чыгарырга мөмкин. Майсызрак ит, балык ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш белән туклану тиешле энергияне, организмда  тиешле балансны тоту өчен кулай була. 

COVID-19 пандемиясе сәбәпле, җәмәгать туклану предприятиеләренә  эчтә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителмәсә дә, алар басуда эшләүчеләргә ризык әзерләүләрен дәвам итәләр. Кайнар газ плитәсе янында эшләүчеләр дә эчү режимын сакларга, вентиляцияләрне эшләтергә тиеш.  

Коронавирус пандемиясе буенча хәл җиңеләю юлында түгел. Эссе булуга карамастан, райондашлар  саклану чараларын үтәсеннәр, кибетләргә кергәндә, җәмәгать транспортында битлек, перчаткаларын кияргә онытмасыннар иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев