Актаныш

Фаҗига: һәлак булган биш баланың иң өлкәненә нибары 10 яшь...

Лениногорск районында фаҗига: һәлак булган биш баланың иң өлкәненә нибары 10 яшь... Лениногорск районының Иске Кувак авылындагы фаҗигадә гаиләдәге алты баланың берсе янгын вакытында әбиләрендә кунакта калган икән. Шул рәвешле, ул исән калган. Аның каравы, берьюлы биш туганын һәм әнисен югалткан... Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Тикшерү Комитеты әлеге фаҗига...

Лениногорск районында фаҗига: һәлак булган биш баланың иң өлкәненә нибары 10 яшь...
Лениногорск районының Иске Кувак авылындагы фаҗигадә гаиләдәге алты баланың берсе янгын вакытында әбиләрендә кунакта калган икән. Шул рәвешле, ул исән калган. Аның каравы, берьюлы биш туганын һәм әнисен югалткан...
Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Тикшерү Комитеты әлеге фаҗига буенча тикшерү эше башлап җибәргән. Һәлак булган балаларның барысы да 2005-2015 еллар аралыгында туган нәниләр булган. Янгын сәбәбе буенча беренчел фаразлар да билгеле. Белгечләр пожар кулдан эшләнгән җылыткычлар нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: