Актаныш

ФАҖИГА: Мәктәп лагерендә бала үлгән

Сигез яшьлек малай турникта асылынып торган.

7 июньдә Күмертауда балигъ булмаган бала белән фаҗига килеп чыккан. Мәктәп лагерендә вакытта спорт мәйданчыгында бала үлгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Спорт мәйданчыгында сигез яшьлек малай турникта асылынып торган. Бер мизгелдә баланың хәле киткән һәм ул егылган.

Урынга «ашыгыч ярдәм» табиблары килгән. Алар малайны хастаханәгә алып киткән. 

«Башинформ» агентлыгына билгеле булганча, бала хастаханәгә килгәндә инде үлгән булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мәрхүм малайның йөрәге сәламәт булмаган.

Тикшерү комитеты бу очрак буенча тикшерү эшләре уздыра.

 

чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/m-kt-p-lagerend-bala-lg-n/
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: