Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фаил Камаев: Төзүчеләр өчен агымдагы ел тагын да сөенечлерәк (район башлыгы белән әңгәмә)

13 августта төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Төзүче дигән һөнәргә ия булган һәркем бик тә мактаулы һәм кешеләргә кирәкле эшләр башкара. Аларны бездә яратып, үз-үзләренә һәйкәл салучылар, дип тә йөртәләр. Еллар гына түгел, гасырлар буена хезмәт итүче объектларда йөрәк җылысы саклана. Алтынга тиң куллары зур могҗизалар тудыра. Өйләрегездәге диварларга кулларыгызны...

13 августта төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Төзүче дигән һөнәргә ия булган һәркем бик тә мактаулы һәм кешеләргә кирәкле эшләр башкара. Аларны бездә яратып, үз-үзләренә һәйкәл салучылар, дип тә йөртәләр. Еллар гына түгел, гасырлар буена хезмәт итүче объектларда йөрәк җылысы саклана. Алтынга тиң куллары зур могҗизалар тудыра. Өйләрегездәге диварларга кулларыгызны тигереп карагыз әле бер, сез шул җылыны тоймыйча калмассыз. Тормышыбызга уңайлыклар тудыручы, ямь өстәүче әлеге һөнәр ияләре хакында район башлыгы Фаил Камаев җылы сүзләрен җиткереп, газетабыз аша аларга рәхмәтен белдерде.
- Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбыз төзүчеләренә, иң беренче чиратта, рәхмәтемне белдерәм. Алар хезмәтләре белән безгә шатлык арты шатлык өләшәләр. Актаныш үсә, зурая, бу - аларның тырышлык нәтиҗәсе. Район халкы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән олуг бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.
Август - кызу эш чоры. Быел һава торышына бәйле рәвештә урып-җыюга бераз соңарыбрак керештек. Авыл хуҗалыгында никадәр тыгыз вакыт булса, төзелештә дә иң җаваплы чор. Районның социаль-икътисади үсешенә зур йогынты ясаучы шушы ике тармак хезмәтчәннәренең эшчәнлеге бүгенге һәм киләчәк яшәешебезгә йогынты ясый. Алар Актаныш халкын яшәтәләр, эш белән тәэмин итәләр.
- Фаил Мисбахович, быел районда күпме күләмдә төзелеш эшләре башкарыла? Башка еллар белән чагыштырганда ничегрәк?
- Төзүчеләр өчен агымдагы ел тагын да сөенечлерәк. Аларны эш белән тәэмин итүдә чагыла ул. Актаныш тарихында күрелмәгәнчә, 1 миллиард 425 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарыла. Моңа юллар төзелеше дә, үзара салым акчасына барган төзелешләр дә кергән.
Республикада 30 программа гамәлдә санала, без аның 20сеннән күбрәгендә катнашабыз. Быел җирле бюджетка кергән өстәмә табышның 300 миллион сумнан артыграгын төзелеш өлкәсендә кулланабыз. Документацияне тәртипкә китерү өчен ул киң мөмкинлекләр ачты. Проектлар төзүгә түләү мәсьәләсе күпмедер какшаган иде. Су чыганакларын лицензияләүдә тоткарлыклар булды. Авыл җирлекләрендә эшләнгән эшләргә дә бурыч җыелган иде. "Куркынычсыз шәһәр" программасы килеп кушылды.
- Район үзәгендә җәяүлеләргә ял итәргә яңа мөмкинлекләр ачыла. "Актаныш басмалары" ял итү урыны күз явын алырлык. Хәзер инде паркларны яңартуда эш гөрли.
- Күргәнегезчә, төзүчеләр тырышлыгы белән район үзәге һәм авылларыбыз матурлыгы, төзеклеге ягыннан зур уңай үзгәрешләр кичерә. Парклар программасы бик вакытлы килеп керде. Республикадан быелга 27 миллион сум акча бирелгән иде, без үзебездән 44 миллион өстәмә финанслауга ирешә алдык.
Район хакимияте бинасы каршындагы паркны, аның ике ягындагы юлын, шулай ук мәдәният паркын ремонтлауны быел тулысынча төгәлләргә исәплибез.
- Машиналар юлы чикләнүгә ризасызлык белдерүчеләр юкмы?
- Төрле фикерләр бар. Ләкин безнең райондашлар барысы да чит илләргә йөрми, алар үзебездә дә чит ил дәрәҗәсендә булган матурлыкны күрергә, шунда ял итәргә тиеш.
15 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Актанышка килүе көтелә. Ул районда барган урып-җыюның барышы һәм алып барылган төзелешләр белән кызыксына. Ял паркын да караячак.
- Районда читтән килеп эшләүче оешмалар да бармы?
- Төзелеш тармагында, нигездә, үзебезнең районның төзелеш оешмалары хезмәт куя. Читтән килүчеләр булса да, алар подрядчылар белән килешү төзеп эшләүче субподрядчылар гына. ПМК һәм "Газстройсервис" - төп төзүче оешмаларыбыз. Юл төзүче оешмаларыбыз колачлы эшләр башкара.
- Төзүчеләр халыкның тормышын яхшыртучылар, дибез, аларның үз тормышлары ничек икән?
- Төзүче оешмаларның үзләренең төп хезмәтләреннән тыш, җитештерү белән мәшгуль шөгыльләре дә бар. Болар барысы да яңа эш урыннары барлыкка китерә, аларга өстәмә табыш булып кайта.
Гаиләдә төзүче яши икән, ул инде гаиләсен матди яктан кайгырта, дигән сүз. Без республика һәм район бюджетыннан акчалар белән тәэмин итүдә, төзүчеләрнең дә тормышын яхшыртуга үз өлешебезне кертәбез икән, моңа шатбыз.
Киләчәктә дә алар эш белән тәэмин ителерләр, дип ышандырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев