Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фарсель Зыятдинов: Быел кыш суык булыр дип фаразлыйм

Быел бакчачылар салкын кыш юрый. Синоптикларның да фаразы шундыйрак: Россиядә кышкы айларда уртача температура нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә. Тәҗрибәле хуҗалар бакчаны кышка әзерләгәндә сынамышларга колак салмый кала алмый, чөнки киләсе елның уңышын быелдан кайгыртырга кирәк. Бакчаны кышка әзерлибез Бүген бөтен уңышны җыеп бетереп, көзге сорт алмагачлардан җимешләрне алып, шалкан,...

Быел бакчачылар салкын кыш юрый. Синоптикларның да фаразы шундыйрак: Россиядә кышкы айларда уртача температура нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә. Тәҗрибәле хуҗалар бакчаны кышка әзерләгәндә сынамышларга колак салмый кала алмый, чөнки киләсе елның уңышын быелдан кайгыртырга кирәк.
Бакчаны кышка әзерлибез
Бүген бөтен уңышны җыеп бетереп, көзге сорт алмагачлардан җимешләрне алып, шалкан, әче торма, чөгендер кебек тамыразыкларны казып, бакчаны кышка әзерли торган вакыт. "Кишерне әле бераз алмый торсаң да була, алай бу файдалы тамыразык татлылана гына", - дип искәртә танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов.
Күренекле галим, бакчаны кышка әзерләүнең үзенчәлекләрен аңлатып, киңәшләрен бирде. Әлбәттә, беренче эш итеп бакчаны чүп-чардан чистарту таләп ителә. Үсемлекләрнең сабакларын черемәгә файдаланалар. Әмма бәрәңге, помидор һәм кыяр сабаклары бу эшкә ярамый: алардагы авыруларның үрчү-таралу куркынычы бар, иң яхшысы - яндырырга яки 50-60 сантиметр тирәнлектә җиргә күмеп куярга кирәк.
Тарихка кереп калган 1979 елгы зәмһәрир суык кышны Фарсель Зыятдинов яхшы хәтерли. Ул чакта - 40 градус суыкта җимеш агачлары гына түгел, урманнарда да бик күп агачлар һәлак була. "Ул елны кайбер районнарда һава температурасы минус 45кә төшкән иде, шулай да минем дүрт алмагачымның өчесе исән калды, - ди бакчачы. - Чөнки мин аларны кышкы салкыннардан саклау чараларын күргән идем. Алдагы җәй дә коры иде, ә агачларга дым кирәк, күп итеп су сиптем, бигрәк тә октябрь аенда һәр төпкә кимендә 20 чиләк су салдым. Суыкка чыдамлыгын арттыру өчен октябрь башына кадәр фосфор-калийлы ашламалар керттем. Агач кәүсәсенең аскы өлешен камышлар белән бәйләп куйдым. Нәтиҗәдә, безнең климатка яраклашкан, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты чыгарган сортлар һәм "Антоновка" суыкка чыдады. Соңгы елларда чын кыш күргән булмады. Күпьеллык күзәтүләргә нигезләнеп, быел кыш чагыштырмача суык булыр дип фаразлыйм".
Фарсель Зыятдинов быел да җимеш агачларын корыган ботаклардан арындырып, кышка штамб, ягъни кәүсәнең аскы өлешен, аскы скелет ботакларын камыш, тукыма, яки битум сеңдерелгән катыргы-кәгазь белән бәйләп калдырырга киңәш итә. Бу - куян, тычкан кебек кимерүчеләргә каршы да ярдәм итә. Фарсель Зыятдинов шәхсән үзе тычканнарга каршы агач төбенә "Шторм" агуының 1-2 таблеткасын куеп калдыра. Ләкин аның өстен тартма белән капларга онытмаска кирәк: кош-кортка, мәчеләргә зыян килмәсен.
Җиргә коелган саргайган яфракларны җыеп яндыру зарур, бу - алардагы корткычларны юк итү өчен эшләнә. Агачны исә черек авыруларына каршы 6-7 процентлы мочевина, ягъни карбамид (10 литр суга 650 грамм исәбеннән) белән сиптереп эшкәртергә була. Аны тирә-яктагы туфракка һәм коймаларга сиптерсәң дә артык түгел. Моны язын агачларда бөреләр ачылганчы тагын бер кат кабатларга мөмкин
Тәҗрибәле бакчачылар агачның төбен мүлчә, черемә, пычкы чүбе белән каплый. Бигрәк тә яшь агачлар кышкы суыкларга тиз бирешә. Агач төбенә 20-25 сантиметр биеклектә туфрак өюнең файдасын Фарсель Зыятдинов үз тәҗрибәсеннән күргән. Әмма туфракны агач кырыеннан алмау, тамырларны ачмау мөһим, һәм яз җиткәч, бу туфракны таратырга онытмаска кирәк, чөнки кәүсәнең тамыр муентыгы ачык булырга тиеш.
Хәзер халык безнең җирлеккә хас булмаган алыча, төче чия дә үстерергә тырыша. Тотрыксыз һава торышына түзә алмаганга аларны кышлату аеруча авыр. Шуңа күрә чит-ят җимеш агачларының безнең табигать шартларына яраклаштырылган сортларын сайларга киңәш ителә.
Кешеләр бакчаларындагы агачларны, гадәттә, яз көне акбурлый. Бу матурлык өчен түгел, ә агачларны кояштан, корткычлардан саклар өчен эшләнә. Иң мөһиме - аны көзен дә башкарырга кирәк, ул кайрыларны февраль азагы - март башында кышкы йокыдан уяна башлаган кояшның кызу нурларыннан сакларга ярдәм итә: көндез кояшта җылынган кайры, кич туңып чатнарга мөмкин. Агачны известь яки бакыр купоросы кушылган акбур белән акшарлыйлар.
Җир хуҗаны ярата
Җирне көздән казыргамы-юкмы дигән сорау күпләрдә туа. Фарсель Зыятдинов көзен җирне казып, әмма тырмаламыйча калдырырга киңәш итә. Казу - җирне йомшарта, кислородка баета, кәс калдырылгач чүп үләннәренең орлыклары, корткычлар туңа. Шулай ук көзен казу җирне ашларга мөмкинлек тудыра. Казыганда 1 квадрат метрга 6-7 килограмм торф, черемә, пычкы чүбе кертергә, аннан өстенә минераль ашламалар сибәргә була. Әйтик, бакчачылар язын азотлы ашламалар кулланса, сентябрьдән инде фосфорлы ашламаларга өстенлек бирелә. Мәсәлән, 1 квадрат метр җиргә һәркайсы 1 аш кашыгы күләмендә суперфосфат һәм калий сульфаты, 1 чәй кашыгы мочевина, 200 грамм утын көле, әгәр туфрак әче булса 200 грамм известь кертергә кирәк. Явым-төшемнәр туфракны юып агызмасын өчен булачак түтәл урыннарын мүлчә, катыргы, газета белән каплыйлар.
Октябрь уртасына кадәр әле бакчада кайбер культураларны утыртып калдырырга вакыт бар. Мәсәлән, сарымсак, суган, кишер чәчәргә мөмкин. "Кышкы суыкларга 30-40 көн кала чәчәргә ярый. Бездә, гадәттә, кышкы суыклар 18-20 декабрьгә туры килә", - ди Фарсель Зыятдинов. Сарымсак-суганнарны кышка каршы чәчкәндә, бераз тирәнгәрәк утыртырга кирәк - 6 сантиметрга, ә кишергә 1,5 сантиметр да җитә.
Бушап калган көзге бакчага бүген бакчачылар горчица, рапс, солы, борчак кебек "яшел ашламалар" чәчүне дә гадәткә кертә башлады: алар кышка хәтле берникадәр үсәргә өлгереп, яз җиткәч туфракка файдалы мүлчәгә әверелә. Чөнки җир-бакча елдан-ел уңышы белән куандырып торуын теләсәң, халык мәкаленә тугры калып, "ала белгән кебек, бирә дә белергә" кирәк.
Теплицаны кышка әзерләү:
1. Эчен чүп-чардан чистартырга.
2. Күкерт шашкасы төтене белән дезинфекцияләргә һәм биш көн теплицаны ачмый тотарга.
3. Теплица конструкциясен кайнар су белән юдыртырга, пыялаларын сабынлы су белән юарга.
4. Полиэтилен белән капланган булса, сүтеп алып, сабынлы су белән юып, купорос белән эшкәртергә, язга кадәр җыеп куярга.
5. Җирнең 10 сантиметр калынлыкта өске катламын алып, яңа җир салырга. Теплицада җирне биш ел саен алмаштыру мөһим.
6. Җирне бакыр купоросы эретмәсе, пычкы чүбе, ашламалар белән ашлап казырга.
Кыш алдыннан шулай ук чәчәк бакчасы да игътибар таләп итә. Берьеллык чәчәкләрнең түтәлләрен чистартып, казып куйсалар, гладиолусларның суганнарын казып алырга кирәк, ә лалә, нәркис, лилия һәм шуңа охшаган күкбаш чәчәкләрен, киресенчә, җиргә утыртыр вакыт.
http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/63975-farsel-zyiyatdinov-byiel-kyish-suyik-bulyir-dip-farazlyiym.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев