Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ФАС – контрольдә тотучы федераль дәүләт органы

Монополиягә каршы Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хакимият органнарын тикшерү бүлеге җитәкчесе Рузалин Хәбибуллин Актанышка килеп китте. Аның гражданнарны кабул итәчәге алдан газета аша халыкка җиткерелсә дә, гражданнарны кабул итү вакытына килүче булмады. Шулай да ул район Советының утырышлар залында - район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, авыл җирлекләренең...

Монополиягә каршы Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хакимият органнарын тикшерү бүлеге җитәкчесе Рузалин Хәбибуллин Актанышка килеп китте. Аның гражданнарны кабул итәчәге алдан газета аша халыкка җиткерелсә дә, гражданнарны кабул итү вакытына килүче булмады.
Шулай да ул район Советының утырышлар залында - район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, авыл җирлекләренең белгечләре, "Яшьлек" мәйдан үзәгендә - эшмәкәрләр, ә агрегат заводында эшчеләр белән очрашып сөйләште. Шул арада безнең сорауларга да җавап бирергә өлгерде.
- Рузалин Рамилович, сезнең оешма тикшерү органы буларак, нинди эшләр башкара?
- Россия Федерациясендә монополиягә каршы хезмәт 2004 елда барлыкка килде. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчелегендәге башкарма хакимиятнең федераль органы булып тора. Гадәттә, аны кыскартылган исеме белән - ФАС (федеральная антимонопольная служба) дип йөртәләр. Норматив хокук актларын кабул итү, күзәтү іәм товар базарында, финанс хезмәте күрсәтү базарында законнарның үтәлешенә контрольлек итү - төп бурычларыбыз.
Безнең оешма берничә бүлектән тора. Сату-алуларга контрольлек итү, монополиягә каршы күзәтчелек, реклама іәм намуссыз конкуренцияне, шулай ук, хакимият органнарын контрольдә тоту бүлекләре бар.
Беренчесе муниципаль, дәүләт учреждениеләрен сатып алуларга, аукционнарга, конкурска куелуларына контрольлек итә. Контракт системасы турында 44нче санлы федераль законның іәм реклама турында 38нче санлы федераль законның үтәлешен тикшерә.
Рекламада дөрес булмаган мәгълүмат булырга тиеш түгел.
Кооператив һәм кредит бирү
системасы күп очракта кешеләр арасында киеренке хәлләр тудыра. Чөнки кешеләр акча алып торуга кагылышлы мәгълүматларны күзаллап, барлык шартларын да белеп бетермиләр. Менә шушы мәсьәлә белән шөгыльләнергә, закон бозучыларны штрафка тартырга туры килә. Кредит бирүчеләр барлык мәгълүматлар белән дә таныштырырга тиешләр. Әгәр кредит алырга теләүчегә акча бирү шартлары турындагы мәгълүмат бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлатылса, күп кеше хәтта кредит алудан баш тартыр иде.
Оешмабызның монополиягә каршы көрәш бүлеге іәм хакимият органнарын контрольдә тоту бүлекләре дә бар.
Хакимият органнарын контрольдә тотканда мөлкәт мөнәсәбәтләре, җир участоклары, муниципаль белем бирү мәсьәләләре беренче чиратта игътибарга алына. Мөлкәт белән сату иткәндә конкуренция булырга тиеш, без шуны тикшерәбез.
Монополиягә каршы көрәш хезмәте халыкка мөмкин кадәр якынрак тора. Ул базар бәяләренә контрольлек итә. Туклану продуктларының бәяләрендә тотрыклылыкны күзәтеп тора. Менә хәзер шикәр комына бәяне арттыралар. Безгә кибетләрдә көндәлек кирәкле азык-төлеккә, әйтик, шул ук шикәр комына, карабодай ярмасына бәяләрнең чамасыз үсүенә юл куярга ярамый.
- Актаныш турында нинди фикердә торасыз, безнең район кешеләреннән шикаятьләр килгәне бармы?
- Актаныш - бик матур район. Әле бу эшкә сентябрьдә генә килдем, шуңа күрәдер, шушы кыска вакыт аралыгында сезнең район буенча тәртип бозуларны күрмәдем. Ике ел элек Актанышта булган тикшерү вакытында ачыкланган кимчелекләр төзәтелгән.
- Гомумән, ниндирәк сораулар белән ешрак очрашасыз, сезнең оешмага нинди адрес белән мөрәҗәгать итәләр?
- Районнардан бары тик мөлкәткә кагылышлы шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәләр, дисәм дә, ялгыш булмас. Безнең оешма Казанда ТР Икътисад министрлыгы бинасында урнашкан. Рәсми сайтыбыз: fasrt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев