Актаныш

Фаяз. Биюче Фаяз, үзебезнең Фаяз!

Фаяз Әмирхан улы 1956 елның 6 декабрендә Яңа Җияш авылында гаиләдә дүртенче бала булып туа. 1974 елда Богады мәктәбен тәмамлый. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп, 1979 елда район мәдәният йортында хезмәт юлын башлый. 1985 елдан район сәнгать мәктәбендә укыта, хореограф. Хәзерге вакытта Иске Әлемдә сәнгать мәктәбе филиалында...

Фаяз Әмирхан улы 1956 елның 6 декабрендә Яңа Җияш авылында гаиләдә дүртенче бала булып туа. 1974 елда Богады мәктәбен тәмамлый. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп, 1979 елда район мәдәният йортында хезмәт юлын башлый. 1985 елдан район сәнгать мәктәбендә укыта, хореограф. Хәзерге вакытта Иске Әлемдә сәнгать мәктәбе филиалында эшли. Вакытында Сәфәр, Богады, Актаныш урта мәктәпләрендә, хастаханә коллективында бию ансамбльләре оештыра. Техникумда бию коллективын җитәкләгәндә дә республика югарылыгында җиңүләр яулыйлар. "Агыйдел" ансамбле ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, район башлыгы Гранты, ТР Мәдәният министрлыгының, район хакимиятенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары иясе. Остазлары Хәмит Раяновка, Казбек Әдһәмовка, иҗатташларына, сәнгать мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшләренә, укучыларга, гаиләсенә, әти-әнисенә, туганнарга, тормыш иптәше Ләйсәнгә, балаларга, оныкларга ихлас рәхмәтле ул.
Туган көне иртәсендә - 6 декабрьдә очраштым Фаяз абый белән. Фаяз Әмирхан улына без - ата-аналар да хөрмәт белән "абый" дип эндәшәбез. 38 ел дәвамында үзе тәрбияләгән, биергә өйрәткән балалары көненә ничә тапкыр "абый" дип дәшәләр икән үзенә?! Укытучы, остаз, танылган сәнгать эшлеклесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, абый, эне, ышанычлы дус, ир, әти, дәү әти - Фаяз Әминов.
- Фаяз абый, ничек, 60 яшь сизеләме? - дип сорадым үзеннән.
- Күңел 18дә, гадәти туган көн кебек, үтеп барышлый кебек кенә, - диде ул. Фикер туплавы гына була, телефоны чылтырый. Туганнар, дуслар, укучылар - һәммәсе котлаулар аша хөрмәт хисләрен белдерә. Фаяз абыйны якыннан белүче, шаян, җор күңелле икәнлегенә, үпкәләмәслегенә нык инанганнары "гомер буе эшләми, биеп кенә йөрдең инде" дип тә шаярта. Ә без бу вакытта районда инде икенче елын үткәрелүче бәйге - район башлыгы призына биючеләр конкурсы турында сөйләшәбез. Һәр көнне авылларда булып, жюри рәисе буларак кичке 11гә кадәр эшләгәнлектән, яңа гына бушады ул.
Узган ел һәр бию коллективына, хореографка киңәшләрен әйтеп, мастер-класс үткәргәнен үзем дә кызыксынып тыңлаган идем. Быелгысы хакында сөйләшәбез.
- Үз көчләре белән дә әзерләнгәннәр, хореографлар белән дә куелган матур, эчтәлекле биюләр бар. Сәфәр мәктәбе коллективы үз көчләре белән бию куйган. Кино елы уңаеннан - нигезләмә буенча кормашлылар уртанчылар һәм өлкәннәрдән бию әзерләгән. Кировлылар һәр номинациядә бай эчтәлекле репертуар белән чыгыш ясады, - диде ул.
Иске Кормаш клубы мөдире Рәмилә Хамматуллина да Фаяз абыйга рәхмәтен белдергән иде:
- 90 нчы еллардан бирле Фаяз Әмирхан улы белән эшлибез. Һәр елны икешәр биюдән, 50гә якын бию куйды. Хәзер дә репертуарда алар. Һәркайсы эчтәлекле, сюжетлы, район бәйгеләрендә җиңү яуладык. Башта яшьләр коллективы белән эшләсә, хәзер ветераннар коллективы белән куя биюләрне. Көчле хореограф, фантазиясе бай. "Хәзинә" бию ансамбле узган ел бию бәйгесендә районда Гран-при яулады. Быел исә, "Чишмә" халык бию ансамбле Гран-при алуга иреште. "Балкыш" республика фестивалендә дә һәр елны лауреат булабыз.
Укучысы Гөлнара Габитова Чирмешән районында музыка мәктәбендә укыта. Миләүшә Солтанова, Ирина, Регина Әхмәтовалар, Эльмира Низамова Актанышыбызда остазлары белән киңәшләшеп эшлиләр.
- "Душа России" бәйгесенә белешмәләр тутырганда 2007 елга кадәр куйган биюләрне караган идем, ул вакытка 13 чыгарылыш биючеләрем булган икән, - ди ул, хатирәләрне яңартып. Ләйсән Шәязданова белән икесе "Агыйдел" ансамбленә тулы состав биючеләр әзерлиләр алар, үзе дә ансамбльнең хөрмәтле ветераны.
- Фаяз абый, без баланың "чага" өлешен дә Сезнең белән бергәләп үткән әти-әни. Бии дә белмәгән балалардан биюче ясыйсыз, характер формалаштырасыз. Остаз буларак, яшь укытучыларга киңәшләрегез...
- Иң беренче, ата-ана белән эшләү кирәк. Алар сине, баланы аңларлык булсын. Укучыларымның ата-аналарына рәхмәтлемен. Килеп дәресләрне дә карадылар, күнегүләрне авыррак үзләштерүче балалар белән дә бергәләп эшләдек. Бәйгеләргә дә 7-8 ата-ана балалар белән барды. Сәнгать мәктәбенең укыту программасын үтәп дәрес бирдек. Хәзер балаларны станокка бастыру кыен. Бала күнекмәләр эшләп, авырлык аша үтәргә теләми. Иркәлек көчле. Өйгә кайтып зарлана, ата-ана ышана. Алдашу да күп. Ата-аналарның үзләрен тәрбияләү кирәк хәзер.
Район сабантуйларында, Яңа елларда 60-70 бала белән куелган күмәк биюләр, бер автобус тулы "Бәхетле балачак" ансамбле балалары белән ерак юлга чыгып, бәйгеләрдә призлы урын алып, аларны карап, барлап, исән-имин йөртеп алып кайту өчен күпме көч, сабырлык, түземлек кирәк! Быел бию бәйгесендә дә 40лап бала белән бию куйды ул.
- Үрнәк гаилә башлыгы, әти, дәү әти буларак та бай тормыш тәҗрибәле ир-ат сүзе ишетәсе килә Сездән...
- Дөнья булгач, төрле вакыт була. Усал, диләр мине. Усаллыгымны үзем күрмим. Дөреслеккә омтылдым. Гаиләм, хатыным, балалар, оныклар дип яшим. Күзәтчелек кирәк. Балалар үскәндә кичләрен алар кайтып керми Ләйсән дә, мин дә йокларга ятмадык. Хәзер дә гаиләләре белән үзләрен озаткач, алар өйләренә кайтып хәбәр бирмичә күңелгә тынычлык керми. Улларыбыз тәмәке тартмый, эчү белән мавыкмый, гаиләләрен кайгыртып яшиләр. Киленнәребез дә кызларыбыз кебек якын.
Уллары Нияз, Илназ:
- Безне эшкә өйрәтте. Гаилә өчен яшәргә кирәклекне төшендерде. Олыны - олы, кечене кече итә белегез, кешелекле, мәрхәмәтле булыгыз, ди хәзер дә. Без дә аның кебек булырга тырышабыз. Иртәдән кичкә кадәр хәзер дә хәрәкәттә, тынгысыз ул. Оныклар, дип, аларны тәрбияли хәзер. Безнең игелекне күреп, сәламәт булып, әниебез белән тигезлектә яшәргә язсын сиңа, әтиебез!
- Төгәллеге, пөхтәлеге, эшне җиренә җиткереп башкаруы, чисталыгы, бөтен эшне дә белүе, гайбәт сөйләмәве, сабырлыгы, тыйнаклыгы - барысы да гаиләдән, аеруча да әнкәй Сәвиядән. Соңгы елларын бездә яшәде әнкәй. Аның әнисенә булган хөрмәтен, яратуын барыбыз да күрдек - андый уллар сирәк була! Тормышта хөрмәтне акчага сатып алып булмый, Фаязны хөрмәт итүләрен күреп, рәхмәт әйтүләрен ишетеп яшәү кадерле миңа. Үзем дә бергә яшәгәннең берничә елында "Фаяз хатыны" булып йөрдем. Үз исемемне берничә елдан соң гына яуладым. Ике ул үстердек. Икесе дә гаиләле, эшле-ашлы. Аллага шөкер! Дүрт оныгыбыз - Илзирә, Зәлия, Әмир, Кәрим балдан татлы. Бик ярата оныкларны. Киленнәребез-кызларыбыз Илүзә, Алия дә "әти", "әни" дип өзелеп торалар. Туганнары өчен терәк һәм кирәк. Икенче, өченче буын туганнар белән дә туганлык җепләрен өзми. Авылны бик ярата. 9 майда Караталга - Яңа Җияшкә кайтып, гаиләбез белән концерт куйдык. Моннан өч ел элек авыл көне үткәргән идек. Бакча үстерергә ярата. Үзенә һәрвакыт шөгыль табып кына тора. Күршеләр дә туганнар кебек якын. Гаиләбезнең терәге ул, бәхетем ул - Фаяз, - диде Ләйсән апа.
Фаяз абый - нәфис, нечкә күңелле кеше. Ир-атларча көчле ихтыярлы, таләпчән булуына зыян салмый, тагын да күркәмрәк итә әлеге сыйфатлар аны. Кеше күңеленә үтеп керә белүе, киң күңеллелеге, матурлыкка омтылуы, тормышны яратуы гүзәллек, хиссият булып, сәнгать дөньясында үз сүзен әйтергә илһам чыганагы булгандыр да үзенә. Кыска гына аралашуыбыз вакытында да күңелдә яктылык, җылы хисләр генә калдырды ул. Хөрмәт тә, уңыш та шундый эчкерсез, мөкатдәс мизгел тамчыларыннан җыела шул!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: