Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Февраль үзгәрешләре: ана капиталы инфляциягә карап исәпләнәчәк, предприятиеләргә штраф күләме арта

Февраль үзгәрешләре: ана капиталы инфляциягә карап исәпләнәчәк, предприятиеләргә штраф күләме арта Ана капиталын инфляциягә карап арттыру, бурычлыларның минималь керемен тотып калмау, авария хәлендәге торак турында мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү турында законнар үз көченә керә.

АНА КАПИТАЛЫ. Февральдән башлап, ана капиталы, фараздагы түгел, ә чынбарлыктагы инфляция күләменә карап арттырылачак. Анда калган акча да шул тәртиптә исәпләнелә. Исегезгә төшерәбез: узган елда ана капиталы беренче балага – 483881 сум, икенчесенә – 639431 сум тәшкил итте. 2022 елда, 8,4 процентка артып, 524,5 мең сум һәм 693,1 мең сум булачак.

БАШКАРУ ПРОИЗВОДСТВОСЫ. 1 февральдән «Баш- кару производствосы турында»гы Законның яңа нигезләмәләре үз көченә керә. Аның буенча, бурычлы кешенең акчасы кырып-себереп тотып калынмый. Закон нигезендә, бурычлы суд приставларына яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә айлык керемен саклап калу турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта ул әҗәтен түләтүчеләргә керем чыганаклары һәм банктагы счет номеры турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш.
Закон проекты тормышта авыр хәлдә калучыларны яклауга юнәлдерелгән. Ләкин бу яңалык алимент түләү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны, җинаять кылу сәбәпле китерелгән зыянны каплау буенча бурычларга кагылмый.

ТОРАК. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры өземтәсендә торакның нинди хәлдә булуы күрсәтелә башлаячак. Яңа закон нигезендә, аңа торакның авария хәлендә, яшәү өчен яраксыз булуы, яңартылырга яки сүтелергә тиешлеге турында мәгълүматлар кертеләчәк. Тиешле органнар 1 июльгә кадәр Росреестрга моңа кадәр «авария хәлендә» дип танылган күпфатирлы йортлар турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

ЭКОЛОГИЯ. Әйләнә-тирә мохитне саклауга салкын караучы предприятиеләргә штраф күләме арта. Әйтик,һавага зарарлы матдәләр чыгаруны автомат күзәтү системасын урнаштырмаган өчен вазыйфаи затлар – 20–40, юридик затлар 100–200 мең сум штраф түләячәк. Моңа кадәр аның күләме 20 мең сумга кадәр генә булган.

ИМИНЛЕК. Гадәттән тыш хәлләрнең (табигать афәте яки техноген һәлакәт) янавы игълан ителгәннән соң кешеләрнең эвакуацияләнергә тиешлеге турында закон үз көченә керә. Бу законны яңарту, шул исәптән хәбәр салуның яңа техник чаралары пәйда булуга бәйле. Эвакуация, элеккечә үк, кешеләрнең тормышы куркыныч астында калганда гына башкарылачак. Шул ук вакытта яңа законда аннан баш тартучыларга җаваплылык каралган: афәт янаса да, йортын ташлап китәргә теләмәүчеләр 1–30 мең сумлык штрафка тартылачак.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев