Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘФГАНЧЫЛАРГА ЙӨЗ БЕЛӘН БОРЫЛЫП: Түгәрәк өстәл артында - чишелеш көткән проблемалар (+ФОТОЛАР)

6 март көнне Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов түгәрәк өстәл артында әфганчы-интернационалистлар белән очрашты. 

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, җәмәгатьчелек Советы рәисе Зәмфирә Хафизова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөфәр Шакиров, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында үткән очрашу барышында әфганчыларны борчыган сораулар уртага салып сөйләшенде. 

Әфган сугышын үткән райондашларыбызның бүген иң авырткан урыны – торак мәсьәләсе. Кызганычка каршы, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветераннарга район үзе генә ярдәм итә алмый. 2005 елга кадәр чиратка басучылар да республикадан торак өчен субсидияләр көтә. Киләчәктә Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән әфганчыларга бу юнәлештә саллы ярдәм кулы сузылыр дип ышанасы килә. 

Әфганчыларның һәр соравын  Энгель Нәвап улы зур игътибар белән тыңлады. Аларның кайберләре урында ук чишелеш тапты. 9 майга кадәр Әфган сугышында һәм аның нәтиҗәсендә тыныч тормышта вафат булучы барлык райондашларыбызның нигезләренә элмә такталар куеп чыгу да район башлыгының шәхси инициативасы иде. Авылларда интернационалистларга һәйкәлләр бастыру, әфганчыларның үз коммерцияле оешмаларын булдыру, ветераннарны җәмәгать эшләренә тарту, Бөек Җиңү көненә парад костюмнары тектерү  – болары актив әфганчыларның теләк-тәкъдимнәре иде. 

Җылы атмосферада оештырылган очрашу әфганчыларның күп кенә сорауларына ачыклык кертте. Интернационалистлар якын киләчәктә ил хөкүмәте аларга йөз белән ныклап борылыр дигән теләктә яши – ун елга якын барган сугышны үзләре аша үткәргән “шомлы еллар буыны” бу игътибарны 30 ел сабыр гына көтә..


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев