Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘФГАНСТАН - ЙӨРӘК ЯРАМ: Актаныш районы әфганчыларны хөрмәтләде (БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ ҺӘМ ФОТОРЕПОРАЖ)

Энгель Нәвап улы әфганчыларга тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Бүген Актаныш районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн хәтер көне буларак билгеләп үтелде.  Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән сугышчан иптәшләрен искә алу, һәйкәл-бюстка  кызыл канәферләр салу белән башланып киткән чара  “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында дәвам итте. 


Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы  Актанышның лачын егетләре кичкән сугыш афәте, райондашларыбызның тыныч тормышта да сынатмавы, фидакарь хезмәттә уңышларга ирешеп, гаиләләре белән матур гына яшәүләре, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә олы үрнәк булып торулары хакында сөйләде. Энгель Нәвап улы аларга  тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

Бүген Илсур Тимергаян улы Гатинга, Фаис Вәгыйзь улы Вахаповка район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Илшат Рәшит улы Әхмәтов, Марат Назыйф улы Галимов, Фаис Муллашәех улы Вәкилов район башлыгының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде. 

Реклама

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, хәрби хәрәкәттә катнашучыларга, һәлак булган ветераннарыбызның гаиләсенә социаль проблемаларны чишүдә активлык күрсәткәне өчен Фәнәвис Дәүләт улы Гәрәевка ТР Министрлар Кабинеты Координацион Советының Рәхмәт хаты тапшырылды. 


Инсаф Әхнәф улы Хабибуллин, Дилшат Миңдулла улы Галимуллин, Айдар Мөхәммәтясин улы Арслановлар ТР хәрби комиссарының Грамотасы белән бүләкләнделәр. 

Нәвис Салихҗан улы Ибраһимов, Газинур Мөбәрәкҗан улы Шәехҗанов, Илдар Мисбах улы Хамзин, Рафак Мирзариф улы Мирзаһитов, Николай Лондон улы Әминов Актаныш районы хәрби комиссары Л.Әхмәтҗанов имзалаган Рәхмәт хатына ия булды. Әфганчыларның күкрәгенә  истәлек медальләре дә кадалды. 


Әфганстан утын кичкән ил сакчыларының үзәкләргә үтеп кергән җырлары, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар әзерләгән күңелләрне кузгатырлык концерт программасы белән үрелеп барган очрашу залда утыручыларны  “Иман” спорт сараена дәште. Биредә әфганчылар үзләрен спорт ярышларында сынады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X