Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әфганстанда пассажир самолеты һәлакәткә очраган

Самолетта 83 кеше булуы ихтимал, әлегә төгәл мәгълүмат юк.

Әфганстан аваилинияләренең (Afghan Airlines) пассажир самолеты Газни провинциясендә һәлакәткә очраган. Бу турыда Ariana News агентлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Шулай ук башка матбугат чаралары да Әфганстандагы авиаһәлакәт турында хәбәр таратты.

Провинция губернаторы вәкиле хәбәр иткәнчә, самолет Дих-Як торак пункты тирәсендә төшкән.

TOLOnews телеканалы белешмәсе буенча, самолетта 83 кеше булуы ихтимал. Лайнер Герат шәһреннән Кабулга таба очкан.

Afghan Airlines компаниясе исә самолет һәлакәте турында мәгълүматны кире кага, дип яза ТАСС агентлыгы.

Әфганстанда Россия илчелеге әлеге самолет бортында Россия гражданнары бармы икәнен ачыклый. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия дипмиссиясенә сылтама белән хәбәр итте.

«Бу самолетта Россия кешеләре бармы-юкмы — әлегә бу турыда мәгълүмат юк, ачыклык кертү өчен эшлибез», — дип әйткәннәр Россия илчелегендә.

https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев