Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәхерланам ага 100 яшен каршылады

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхерланам Гаяновка 21 декабрьдә 100 яшь тулды. Озын гомерле яугирне котлау өчен нәкъ шул көнне район башлыгы Фаил Камаев аның Актаныштагы фатирына килде. Ветеранның хәл-әхвәлләрен сорашты, изге теләкләр юллап, күчтәнәч-бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр арасында Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси тәбрикнамәләре дә...

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхерланам Гаяновка 21 декабрьдә 100 яшь тулды. Озын гомерле яугирне котлау өчен нәкъ шул көнне район башлыгы Фаил Камаев аның Актаныштагы фатирына килде. Ветеранның хәл-әхвәлләрен сорашты, изге теләкләр юллап, күчтәнәч-бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләр арасында Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси тәбрикнамәләре дә бар иде. Аларны һәм үзенең шәхси котлауларын тапшырганда Фаил Камаев юбилярга сәламәтлек теләде.
- Чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. 100 яшь бар кешегә дә бирелми. Сез - шундый бәхетлеләрнең берсе. Сау-сәламәт булыгыз, авырмагыз, - диде.
- Мине зурлаганыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә олыласын. Сау-сәламәт булып, озын гомер кичерергә язсын. Фатирыбыз җылы, анысы өчен дә рәхмәт, - дип җавап кайтарды яугир.
"Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин, авыл җирлегенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Тәхия Усманова Фәхерланам Фәхерлегаян улын тәбрикләргә Яңа Әлемнән килгәннәр. "Башак" хуҗалыгы хезмәтчәннәренең, Яңа Әлемдә яшәүче авылдашларының кайнар сәламнәрен җиткерделәр.
Актанышта яши башлавына 3 дистәләп ел үтсә дә, Фәхерланам Гаянов туган авылын сагына, авылдашлары да онытмыйлар үзен. Чөнки шаулап торган хезмәт еллары туган авылы белән бәйле. Күмәк хуҗалыкта ферма мөдире, бригадир булып эшләгән, башка төрле
тармакларда хезмәт куйган.
Хәлил Хуҗин аның адресына җылы сүзләр әйтте:
- Гомер буе хуҗалыкта эшләде, пенсиягә чыккач та халык арасында хезмәт итүен дәвам итте, дин юлыннан тайпылмыйча, имам вазифасын башкарды. Аны барысы да хөрмәт итә, сабыр, тыныч холыклы, тормыштан канәгать, күпне таләп итми торган, яхшы күңелле кеше булганга, Аллаһы Тәгалә озын гомер биргәндер. Калган гомерен дә балалары янәшәсендә, сәламәтлек белән үткәрсен.
Бер гасырлык гомердә күпне күргән, күпне кичергән ул. Бөек Ватан сугышында катнаша. Суслонгерда була, Мәскәү, Иваново юнәлешендә, Калинин фронтындагы каты бәрелешләрдә катнаша. Яугирнең II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләре бар. Фәхерланам ага бу тормышта бик тә оптимист кеше. Ул шулай гел алдынгы карашта булуы, авырлыкларны җиңә белүе белән дә озын гомергә ия.
- Фәхерланам бабай - иң бәхетле бабайларның берсе. Ул "Тәбарәк", "Ясин" кебек иң озын сурәләрне дә яттан сөйли. Догалар кылып, үрнәк булып яши, - ди Тәхия Усманова.
Фәхерланам ага тормыш иптәше Бибисара белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Иңсәләренә авыр-авыр бүрәнәләр салып, өй салып чыкканнар.
Хатыны 1985 елда вафат була. Лаеклы ялга чыккач, аскы Актанышта яши, ветераннар өчен төзелгән йорттан фатир алып, бүген шунда кече кызы Вәзилә Идрисова тәрбиясендә гомер итә. 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Күзләре күрми башласа да, үз кирәк-ярагына үзе йөри, сәламәтлегеннән зарланмый. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр диләр, сәламәт яшәү рәвеше алып барган бабайның бүгенгесе кадер-хөрмәттә уза. Тирәсендә кызлары, оныклары бөтерелә.
Дилбәр Әнвәрова, оныгы, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы:
- Ерак бабайның 3 баласы бар иде, берсе мәрхүм булды, ике кызы исән-сау. Оныклары-оныкчыклары үз юлларын табып, үз тормышлары белән яшиләр. Без ерак бабайга бик рәхмәтлебез, аның догалары белән, Аллага шөкер, эшләребез уң, яшәвебез әйбәт. Киләчәк көндә дә безне сөендереп-сөенеп яшәсен иде.
Ләйсән Бикмөхәммәтова, оныгы:
- Бабай безгә һәрвакытта да үрнәк булды. Догалар өйрәтте, үзенең тормышын, сугышта күргәннәрен сөйләде. Без аның истәлекләрен тыңларга яратабыз. Нинди генә киңәш сорасак та, яхшы киңәшләреннән калдырмады. Исән-сау гына яшәгез дип, гел теләкләр теләп йөри. Без дә аның исәнлеген телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев