Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фирая Солтанова - Жданова: Исән-сау булсак август айларында кайтырга ниятлибез

АКШда, Атлантик океанның ярларында урнашкан Джексонвилл шәһәрендә яшәгән якташыбыз безгә сагышлы кайнар сәламнәрен җиткерә. 

undefined

Хәл белешү хәзер гадәти күренеш түгел, ә мөһим чараларның берсе. Без дә шушы көннәрдә читтә гомер кичергән якташыбыз Фирая Солтанова - Жданова белән элемтәгә кереп хәл белештек. Ничек анда? Дөньялар иминме? 

Үз йортың белән, океан буенда, пальмаларга хозурланып, дөнья шаукомыннан еракта яшәп яту турында кем генә хыялланмыйдыр бүген. АКШда, Атлантик океанның ярларында урнашкан Джексонвилл шәһәрендә яшәгән якташыбыз әлеге хыялны 16 ел элек чынга ашырып, бүген безгә сагышлы кайнар сәламнәрен җиткерә. 

- Фирая ханым, хәлләрегез ничек? 

- Ашауга карап. Безнең әткәй шулай дип әйтергә ярата иде. 

- Алама вирус борчымыймы? Нинди хәлләр сездә?

- Шайтан таягына ни булсын ди (көлә). Урамда һәрвакыттагыча йөгереп кайтам, йөрүчеләр аз. Күрсәмдә читкә сикерәм, - дип шаяртуын дәвам итә ул, - Кибетләрдә барда җитәрлек, андый-мондый шауком юк. 

- 16 ел Америкада яшәсәгездә, татарча рәхәтләнеп сөйләшәсез. Әллә туган телдә аралашырга танышларыгыз да бармы?

- Юк беркемдә... Бөтенләй... Мәктәптә татар телен су урынына эчтек бит. Башымда бар да, 5 ле иде бит. Улым Семен гына татарча бик белми. 

- Укып бетердеме әле?

- Университетта, инженер белгечлеген ала. Соңгы курсын укый. Түләүсез, үзе тырыша. Бездә ул гаилә сыйфатыдыр инде. Нык үҗәт ул – уйлаганын башкарып чыкмый калмый.  

- Туган җир сагындырадыр? Еш кайтасызмы?

- Сагынмаган кая ул! Ел саен кайтырга тырышабыз. Кайбер елны, яхшылап чакырсалар ике-өч тапкыр да кайтып киләбез әле (көлә). Быел менә, исән-сау булсак август айларында ниятлибез. Кайтыр вакыт якынлашкан саен йөрәк дөп-дөп тибә. 

- Көнегез ничек уза? Нәрсәләр белән шогылләнәсез?

- Атнага ике тапкыр кызлар белән фитнес уздырам. Ә төп эш мануаль терапия, массаж, физкультура белән дәвалану сеанслары үткәрәм. Чәчәкләр бик яратам, инәкәй кебек. Бөтен дөньям чәчкәдә. 

Сөйләшкән арада телефоныма бер-берартлы, берсеннән-берсе матур чәчәк фотоларыда килә башлады. Арада кызыл томшыклы кош сүрәтедә бар. Шуңа ишарәләп:

Реклама

- Фирая ханым, әллә кош-корт та асрыйсызмы, - дип шаяртып сорап куйдым.

- Юк, нинди кош-корт инде монда (көлә). Өй артындагы күлгә килгән. Беренче тапкыр күрәм. Матур бит, шуңа җибәрдем. 

- Спорт белән даими шогылләнәсезме?

- Матур булып, яшь булып каласы килә. Халык бераз үрнәк алсын дип тырышам. Спорт – ул минем яшәү рәвеше, бар тормышым.

- Фирая ханым, рәхмәт! Уңышлар сезгә һәм, әлбәттә, күрешкәнгә кадәр!

- Үзегезгә рәхмәт! Шулай рәхәт итеп аралашып алгач күңелләр күтәрелеп китте!

Фирая Солтанова - Жданова 1961 елның 29 апрелендә Актаныш районы Түке авылында дөньяга килә.

Җиңел атлетика буенча Татарстанның һәм Русиянең атказанган спорт остасы. 

Дөнья чемпионатларында 1992 елда Штутгартта марафонга йөгерүдә 10 урын ала, ә 1996 елда Пальма-де-Мальоркада ярым марафон дициплинасында 7 була.

Фирая Солтанова Дөнья кубокларында 1993 елда көмеш, 1995 елда бронза, 2001 елда көмеш медальләр ала.

1996 елда Атлантада XXVI Олимпия уеннарында 10 км йөгерүдә катнашып 22 урын ала.

undefined

undefined

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев