Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны ниләр борчый?

Республикада һәм районыбызда ел да традиция нигезендә 1-10 декабрь инвалидлар ункөнлеге итеп билгеләнеп үтелә. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә. Районда барлыгы 2549 инвалид исәпләнә. Шулардан I төркем - 371, II төркем - 962, III...

Республикада һәм районыбызда ел да традиция нигезендә 1-10 декабрь инвалидлар ункөнлеге итеп билгеләнеп үтелә. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә.
Районда барлыгы 2549 инвалид исәпләнә. Шулардан I төркем - 371, II төркем - 962, III төркем - 1216. Инвалид балалар - 103.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда да бу ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы чаралар эчтәлеге ягыннан да, куелган максаты ягыннан да тагын да баетылды, өстәмәләр кертелде.
Быел да инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, президиум әгъзалары белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшүдән башланды ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе урынбасары Йосыф Хуҗин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова, хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова, хезмәт һәм эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиев, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан-туры эшләгән оешма җитәкчеләре,вәкилләре катнашты анда.
Эшлекле сөйләшүдә катнашучы даирәнең киңлегеннән аңлагансыздыр - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз белән тыгыз элемтәдә аралашып эшләү һәм яшәүдә күпме органнар җәлеп ителгән, һәм инвалид кеше берничек тә безнең тормышыбызда бер читтә, игътибарсыз кала алмый. Әгәр инде кемнеңдер хезмәтенә җавапсыз каравы аркасында конкрет кешегә барып җителмәгән икән, бу хакта кичекмәстән чаң сугарга, аңлашып үтәргә кирәк.
Сорауларның күбесе медицина өлкәсенә, хастаханәдә ятып дәвалануга, ташламалы дарулар алуга карата булды. Пандусларның көйсезлеге дә, җәяүле юлларыннан чыкканда куркынычсызлыкның үтәлүе дә борчый аларны.
Кергән сорауларга анализ ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Энгель улы фикерен белдерде.
Кеше күңелендәге ризасызлыгын, үпкә хисен, борчуын инвалидлар ункөнлеге дәвамында гына белдермәсен, вакытында ачыклау кирәк, диде ул. Хезмәт урыннарында җаваплы кешеләр тарафыннан инвалид кешене инкарь итү күзәтелә икән, һәр оешма-учреждение җитәкчесенең гражданнарны кабул итү сәгатьләре бар. Алар хәл итә алмый икән, район җитәкчеләренең, урынбасарларының кабул итү сәгатьләрендә килеп, кереп хәлне аңлату, ачыктан-ачык сөйләшү кирәк. Бернинди дә этү яисә ришвәткә ым булырга тиеш түгел.
Очрашуга килүчеләргә фойеда "Сенсор бүлмә" тәкъдим-күргәзмәлеге куелган иде.
Бу хакта Игелек үзәге психологлары Сөмбел Гарипова, Инзилә Гыйльманова:
- Игелек үзәге тарафыннан оештырылган "Мы вместе"- "Без бергә" проекты республика буенча грант отып җиңү яулады. Әлеге проектта мөмкинлекләре чикләнгән 50 бала катнаша. Грант оту нәтиҗәсендә безнең сенсор бүлмәгә махсус җиһазлар кайтарылды. Психологик үзәк ярдәмендә диагностика үткәрелеп, балаларның эмоциональ халәтен яхшырту максатында эшебезне башлап җибәрдек. Сенсор бүлмә белән эшләү өчен республиканың халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгеннән укыту оештырылды һәм махсус сертификатлар тапшырылды.
Сенсор бүлмә - ул махсус жиһазландырылган уңайлы, курку-мәшәкатьләрне оныттыра, җанга тынычлык ала торган серле бүлмә. Балалар әлеге бүлмәдә яктылык, төсләр, серле тавышлар, тоемлаулар белән үзләренә этәргеч, көч ала. Сенсор бүлмә балаларның эмоциональ халәтен яхшырта, агрессивлыкны киметә, психик активлыкны арттыра, балаларның күзаллавын үстерә. Сенсор бүлмә балаларның иҗатын үстерү, күзаллавын арттыру, курку, борчу-мәшәкатьләрен киметү өчен файдалы. Ут (светотерапия), төс (цветотерапия), тавыш (звукотерапия) терапияләре, тоемлау хисләре балаларга уңай тәэсир итә, кәефләрен күтәрә, башта кыенсынып кына килсәләр, хәзер инде бик теләп йөриләр. Максатыбыз - киләчәктә дә кызыклы уйлар, яңа фикерләр белән шушы рухта бергәләп эшебезне дәвам итү. Теләге булган, сенсор бүлмә белән кызыксынган укучыларыбызны да чакырып калабыз, - диделәр алар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев