Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Флүн Заһит улы Галиуллин вафат

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТРның атказанган агрономы, озак еллар районда хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән мөхтәрәм зат Флүн Галиуллин арабыздан китте. Флүн Заһит улы 1934 елның 28 маенда Актанышта туган. Ул - барлык гомерен дә диярлек авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес. Тармакны тартуда, үстерүдә үзенең осталыгын, ныклыгын, түземлеген күрсәтте. Әтисе сугышта...

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТРның атказанган агрономы, озак еллар районда хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән мөхтәрәм зат Флүн Галиуллин арабыздан китте.
Флүн Заһит улы 1934 елның 28 маенда Актанышта туган. Ул - барлык гомерен дә диярлек авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес. Тармакны тартуда, үстерүдә үзенең осталыгын, ныклыгын, түземлеген күрсәтте. Әтисе сугышта үлеп калган. Гаиләләре ачлыкны-ялангачлыкны, тормыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татый.
1953 елда мәктәпне тәмамлый. 1954 елда армия сафларына алына. Армия хезмәтен төгәлләп кайткач, Флүн Галиуллин ДОСААФның район комитетына рәис итеп билгеләнә. Озак та үтми, ВЛКСМ райкомы аппаратына күчерелә. Аннан партиянең район комитетына инструктор итеп алалар.
Алтмышынчы еллар башында хуҗалык җитәкчеләре әзерли торган бер еллык мәктәпне тәмамлый. Соңыннан Карл Маркс исемендәге, Чапаев исемендәге һәм "Авангард" хуҗалыкларында башлангыч партия оешмасына җитәкчелек итә.
Район кабаттан оешкач, КПСС райкомына инструктор эшенә алына. Партия мәгарифе кабинеты мөдире булып 4 ел эшли.
Читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1969 елдан "Үзәк" хуҗалыгын җитәкли. Хезмәт биографиясенең соңгы елларында райондагы "Спартак" сәнәгать берләшмәсенә җитәкчелек итә.
Флүн Галиуллин СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек була.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга түземлек-сабырлык һәм сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев