Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Флүрә абыстайлы буын - иманлы буын (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

28 март көнне Мәсәде авылының "Рамазан" мәчетендә дин сабакларына йөргән балаларның чыгарылыш кичәсе булды. Ел саен үткәрелүче әлеге бәйрәмне дин сабакларына йөрүче балалар гына түгел, аларның әниләре, мәчеткә йөрүче апалар да көтеп ала. Балаларның күңеленә иман орлыклары салучы Флүрә абыстай Басыйрованы райондашларыбыз да яхшы белә. Егерме елдан артык вакыт эчендә...

28 март көнне Мәсәде авылының "Рамазан" мәчетендә дин сабакларына йөргән балаларның чыгарылыш кичәсе булды.
Ел саен үткәрелүче әлеге бәйрәмне дин сабакларына йөрүче балалар гына түгел, аларның әниләре, мәчеткә йөрүче апалар да көтеп ала.
Балаларның күңеленә иман орлыклары салучы Флүрә абыстай Басыйрованы райондашларыбыз да яхшы белә. Егерме елдан артык вакыт эчендә ул бик күп балаларга дин сабаклары өйрәтте, районда оештырылган дини бәйгеләрдә катнашып, аның укучылары уңышларга иреште. Елына 42шәр укучыга дин сабаклары биргән еллар бар иде дип искә ала абыстай үзенең мөгаллимлек елларын. Ул вакытларда балалар дин сабакларын мәдәният йортында укуларын исәпкә алсак, бу изге гамәл шактый иман ныклыгы, сабырлык таләп иткәндер.
Бүген инде әлеге җирлектә иман йорты бар. Мәсәде авылы мәчете тулысынча җирлек халкының хәләл көче белән салынган. Авылны дини гыйлемле итәргә омтылган Флүрә абыстай - мәчетне тергезеп җибәрү өчен беренчеләрдән булып йөрүче зат.
- Ходайдан ялварып сорасаң, барысын да бирә ул. Элек хыял гына кебек тоелган иман йорты бүген авылыбызның күрке. Аның ишекләре һәркемгә ачык. Килсеннәр, күрсеннәр, иманга тартылсыннар иде авылдашлар, - дип теләкләр тели авылның Ак әбисе.
Әмма кайчандыр дистәләр белән исәпләнгән сабак алучы балалар бүген бармак белән генә санарлык. Быелгы уку елында да дини укуларга 3 бала гына даими йөргән. Югыйсә, атнага бер оештырылучы сабакка йөрерлек балалар шактый җирлектә.
- Мин үзем балалар аз дип укуларны туктату яклы түгел. Бер генә шәкерт килсә дә, мин аны укытачакмын. Бер баланың күңеленә булса да иман орлыгы сала алсам, мин бик бәхетле, - дисә дә Флүрә абыстай, күңел түрендә "үзем исән -сау булганда, үзем белгәннәрне күбрәк кешегә өйрәтеп калдырасым килә, дин начарлыкка өйрәтми. Шуны аңлап, мәчеткә тартылсыннар иде" дигән хыялы яши аның.
Иман йортында үткән бәйрәмдә дә абыстай бу хакта озак сөйләде. Залда утыручылар ишеткәндер аның йөрәк авазын дип ышанасы килә.
Шөкер, әкренләп булса да, өлкәннәр арасында дингә килүчеләр саны арта җирлектә. Бөтен гомерен мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Бибизәйнәп Сәетгали кызы мәчеттә шактый еллар үзе укучы ролендә. Бүген инде ул Флүрә абыстайның уң кулы да: чара кысаларында оештырылган дини викторинаны да ул оештырган. Сорау- җавап формасында әзерләнгән бәйгедә укучылар үз белемнәрен күрсәттеләр, ел дәвамында өйрәнгән догаларын, сурәләрен укыдылар.
Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова бәйгедә катнашучыларга үз исеменнән акчалата бүләкләр дә әзерләгән.
- Балаларны динле итәсе килә. Аларны дингә тарту максатыннан да әзерләгән ярыш-бәйге иде бу. Мәчеткә килгән балаларны күреп күңел икеләтә сөенә. Киләсе елга да мондый төр бәйгеләрне үткәрүгә ярдәм кулы сузачакмын. Аллага шөкер, районнан да бу юнәлештә ярдәм сизелеп тора. Узган ел көз көне безгә районның имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мәчет ишегалдына урнаштыру өчен уен мәйданчыгы бүләк итте. Җирләр ачылгач, без аны урнаштырып, тагын бер бәйрәм оештырырбыз дип торабыз, -дип, якын киләчәккә билгеләнгән уй-ниятләре белән уртаклашты Флүрә Риф кызы.
Аеруча якты, җылы атмосферада үткән бәйрәм ахырында шәкертләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Киләсе елда да укуларны дәвам итәргә язсын дигән теләктә саубуллашты мөгаллимнәр укучылары белән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев