Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балык Бистәсеннән Гыймадетдиновлар 2,5 килолы гөмбә тапкан

Аларның үз хуҗалыгында да хикмәтле җан ияләре бар икән. Фәния апа белән Зиннур абый Гыймадетдиновларның гөмбәчеләр икәнлеген, аларның сезонга йөзәрләгән банка гөмбә әзерләүләре хакында ишеткәнебез булды, хәер, быел да 10 төрдән артык гөмбәне эшкәртеп, кышка әзерләгәннәре дә 100 банкадан артып киткән. Бу юлысы исә сүз аларның үзгә табышлары турында. Алар...

Аларның үз хуҗалыгында да хикмәтле җан ияләре бар икән.
Фәния апа белән Зиннур абый Гыймадетдиновларның гөмбәчеләр икәнлеген, аларның сезонга йөзәрләгән банка гөмбә әзерләүләре хакында ишеткәнебез булды, хәер, быел да 10 төрдән артык гөмбәне эшкәртеп, кышка әзерләгәннәре дә 100 банкадан артып киткән.
Бу юлысы исә сүз аларның үзгә табышлары турында. Алар соңгы тапкыр гөмбә җыярга баруларында кочака сыярлык гөмбәгә юлыкканнар. Кайткач үлчәп карасалар, куык гөмбәнең авырлыгы 2,5 килограмм булган. Ничә ел гөмбәгә йөреп мондый табышка юлыккан юк иде әле, ди Фәния апа.
Абзар- кураларыннан узышлый гына Фәния апа тагын бер кызык токымлы чебиләрен күрсәтеп алды. Матур шпоралы чебиләр кечкенә терлек өе буйлар йөгереп йөриләр. Янәшәләрендә күкегә охшаганнары чыркылдаша. "Боларын, хикмәт, үз тавыгыбыз басып чыгарды",- ди хуҗабикә.
Бер-ике адым атлагач, Зиннур абый мактанып алды: күз салып ал әле, янәсе. Ни күрәм, бәйдә башкорт токымлы үгез мөгери. Шаккатмалы авырлыктагы мондый малкайга да беренче юлыгулары икән Гыймадетдиновларның.
чыганак: http://rsloboda-rt.ru/tt/zdorovie-tat/item/18704-balyik-bistәse-poselogyinnan-gyiymadetdinovlar-gailәse-25-kilolyi-gөmbә-tapkannar.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев