Актаныш

Фәнәвис Дәүләтбаев - сайрап туймас бер кошы ул туган якның

Тамырларыбызда уртак кан аккан Фәнәвис Дәүләтбаев миңа балачактан таныш, иҗатчы буларак, аны тәүге шигырьләре басыла башлаган 1978 елдан яхшы беләм. Алтын каләме тудырган һәр әсәре күңел түреннән урынын алып бара. Яңа гына табадан төшкән "Әй, сөеклем!" китабы исә тагын да ныграк шаккаттырды. Робагыйлар җыентыгы ул. Тиз генә укып чыгып булмый...

Тамырларыбызда уртак кан аккан Фәнәвис Дәүләтбаев миңа балачактан таныш, иҗатчы буларак, аны тәүге шигырьләре басыла башлаган 1978 елдан яхшы беләм. Алтын каләме тудырган һәр әсәре күңел түреннән урынын алып бара. Яңа гына табадан төшкән "Әй, сөеклем!" китабы исә тагын да ныграк шаккаттырды.
Робагыйлар җыентыгы ул. Тиз генә укып чыгып булмый аны, чөнки бөтереп алып китә торган шигъри юллардагы мәгънәнең асылына төшенү, күңелдә калдыру өчен кайсыларын фикер иләгеннән кат-кат үткәрергә туры килә. Шагыйрь бар дусларына ачып сала йөрәген, моның өчен ул нидер эзли, таба, күңеленнән я шатлана, я уфтана, уйлары бер йомгакка чорналып беткәч кенә шигъри юлларга әвереләләр. "Җанга дәва - шагыйрь әйткән тылсымлы сүз," - дип юкка гына әйтми. Алар өйрәтү дә, вәгазь дә түгел, әмма яшәү мәгънәсен, тормыш ямен, кадерен белү, матурлыкны тою, ярату хисләрен синдә уятып җибәрәләр, сискәндерәләр дә, уйландыралар да, рухландыралар да. Аллаһка, сөйгәнгә мәдхияләр, кеше кадере, гомер агышлары турында фәлсәфи уйланулар диңгезнең яңадан-яңа дулкыннары кебек үз артларыннан әллә кайларга алып китәләр.
Асылына кайткан ил агасы, хикмәтле сүзләр иясе - "Әйтерсең лә ярсып торган тау елгасы: Хисләреннән ургып тора гашыйк күңел"е, шуңа әлеге китапка кергән 1350 робагыеның шактые әлеге мәңгелек темага багышланган, ахырдан аңа махсус бүлек тә биргән. Аларның барысы да сокланырлык, бик тә сурәтле чыккан.
Ф.Дәүләтбаев - коеп куйган шагыйрь, бу биеклеккә Аллаһ биргән табигый сәләте белән, әнисе ягыннан иҗатка тартылып яшәгән, укымышлы бабалары, аларның уллары эшчәнлеген уңышлы дәвам итеп күтәрелде, кемнәргәдер мактау-дан җырлап, көчәнеп багышлаулар язып танылмады. Шигырь булып, аның күңеленнән туктамый моң түгелә. Бу хакта ул үзе менә ни уйлый:
"Җанга дәва - шагыйрь әйткән тылсымлы сүз,
Рухландыра аның сүзе: һәркемгә үз.
Күктән иңгән әйтерсең лә илаһи сүз,
Моң бар анда, яшәүгә көч, дәрт бирә сүз."
Шуңа язган һәр юлы күңелгә сары май булып ята. Чөнки андагы кебек чагыштыру, сурәтләү куәсе бик-бик сирәкләрдә бар. Фикерләрен ничек образлы итеп бирүе искиткеч, аныңча, тамчылар да кыеклардан биеп төшә (116нчы бит, 853нче робагый). Карале, тагын ни ди бит:
"Зәңгәр күктә болытлары - йомшак мендәр,
Канатлыдай очып кына кемнәр менәр?"
Шуңадыр нурлардан бау ишеп, әнә нишләмәкче була:
"Зәңгәр күктә тибрәтерлек болыт-бишек.
Баш ватуым менәргә дип шунда ничек.
Әкрен генә үрмәлимче өскә таба,
Әй кояшым, нурларыңнан бер бау ишеп".
Мондый юллар да ничек онытылсын, ди:
"Төнме анда йолдызларны күккә чәчә?
Кил дип, айдан Зөһрә кызмы миңа дәшә?"
Шагыйрь буларак, Фәнәвиснең кыйбласы анык:
"Чын ихластан туган җирне сөеп
Яшәү кирәк икән илем-халкым диеп,
Ил сөйгәннең менәр тавы - биек,
Тау менгәннең соң максаты - ирек."
Бу мәсьәләдә ул Татарстан шагыйрьләренең һәрчак алгы сафында булды, шулай булып кала бирә. Өнәми ул максатлардан чигенүне:
"Бирешмичә кичә агач давылларны:
Аудармыйча тота җирдә тамырлары.
Кабаланмый, алга куйган максатларга
Ирешәдер бәндәләрнең сабырлары."
Ул илдәге, тормышыбыздагы хәлләргә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә беркайчан да битарафлык сакламады, хәзер дә бу мәсьәләләр йөрәген әрнетә:
"Үткәннәрдә төзелгән һәм салган белән -
Ил көн күрде элеккедән калган белән.
Күпләрне шул өметсезлек сарган, беләм:
Ерак китеп булмый шул ул ялган белән."
Актаныш басмаханәсендә 1990 елда чыгарган "Суз җырыңны, былбылым!"нан башлап "Карурман чишмәсе"ндә (2007), "Таныш халәт" (2013) кичереп, "Елмаеп, көлеп..," "Яратырга килдем", дип, ә 2014 елның кыш башында "Әйтер сүзем бар"ы белән укучыларны шаккаттырып, чирек гасырдан соң "Әй, сөеклем!" (2015) исеме астында робагыйларга күчкән Фәнәвис шигърияттәге кайнарлыгы, йөрәк җылысы белән:
"Каләмемне ал офыкка маныйм микән,
Әллә шуннан җанга илһам алыйм микән?" - дип, "Кем дә булса шагыйрь итеп таныр микән?" дигән сорауны куя. Халык җылы кабул иткән җиде китабың белән шагыйрь буларак танылдың, туган. Ә шулай да түккән хезмәтеңә бәрабәр бәя бирү күптән өлгергән мәсьәлә санала. Үзебезнең район хакимияте булдырган Гамил Афзал исемендәге бүләккә бар яктан лаек икәнеңне җитәкчелегебез искә алса, шигырьләреңне укып уйланган бөтен иҗат сөючеләр моңа ничек шат булырлар иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: