Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәрит Хәнифов: М12 трассасын төзүчеләр халыкка уңайлы булсын өчен тырышачак

Татарстан аша уза торган трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк, төзелеш бәясе 163 млрд сум дип бәяләнә.

М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале трассасы төзелеше якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә максималь уңайлылык тудырырлык итеп башкарылачак. Хәтта проектның бәясе кыйммәтләнгән очракта да. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов проект хакында фикер алышу буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

«Без кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары юл аша йөри алу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Тагын мөһим дип саныйм, проектлаучыларның җирле юлларны федераль трассаны гармонияле рәвештә кисеп үтү турындагы сорауларыгыз җавап тапты. Федераль трасса җирдә булыр, ә без югарыдан хәрәкәт итәрбез. Трасса да җирле халыкка комачауламасын, ераграк үтсен өчен салыначак. Бу кыйммәткә китерәчәк, әлбәттә», - диде Хәнифов.

Төркем утырышында Татарстан аша үтүче трасса участогының озынлыгы 142 км тәшкил итү билгеле булды, төзелеш бәясе 163 млрд сум дип бәяләнә. Юл буенда яшәүче җирле халыкка уңайлы булсын өчен, шау-шуны эзоляцияләүче экраннар кую һәм урман полосалары утырту планлаштырыла.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, шулай ук янында магистраль төзелергә мөмкин булган торак пунктта яшәүчеләр керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев