Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәрит Мөхәммәтшин актанышлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсә­гыйть Шакиров бүген Актанышка эш сәфәре кылдылар. Фәрит Мөхәмәтшин "Актаныш" агросәнәгать мәйданчыгы белән танышты, аннары муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән җирле предприятиеләр продукциясенең күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе районда сәнәгать потенциалының үсешеннән канәгать...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсә­гыйть Шакиров бүген Актанышка эш сәфәре кылдылар.
Фәрит Мөхәмәтшин "Актаныш" агросәнәгать мәйданчыгы белән танышты, аннары муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән җирле предприятиеләр продукциясенең күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе районда сәнәгать потенциалының үсешеннән канәгать калды.
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты. Сессия район башлыгы Фаил Камаев хисап доклады белән ачылды. Ул районның 2016 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында сөйләде.
Фаил Мисбах улы шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка социаль өлкәләр системаларын үстерүгә юнәлдерелгән төп юнәлешләр турында белдерде:"Районның эшчәнлегенә бәя бирүче, эшне бәяләүче төп фактор булып халыкның лаеклы яшәешен тәэмин итү, тормыш сыйфатын күтәрү тора. Моңа ирешүнең мөһим күрсәткече - хезмәт хакы күләме, ә бу исә үз чиратында район бюджетын тулыландыруда төп чыганакларның берсен тәшкил итә. 2016 нчы елда районның динамикалы үсеше һәм хезмәт хакын күтәрү буенча уздырыла торган чаралары нәтиҗәсендә, уртача саналган хезмәт хакы 107 процентка артып, 23мең373 сумга җитте.
Жирле бюджетның тотрыклылыгы район оешма-предриятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. 2016 елда, хезмәт коллективларының, финанс, салым органнарының килешеп эшләүләре нәтиҗәсендә, барлык төр салымнар һәм җыемнарны да исәпкә алып, керемнәр 309 миллион 29 мең сум булды. 2015 ел белән чагыштырганда үсеш 1,8 %тәшкил итте. Моннан тыш, федераль бюджетка 126 млн.448мең, республика бюджетына 161 млн.86 мең сум салым җыйналды. Федераль һәм республика бюджетыннан бирелгән субсидияләр һәм субвенцияларны да кертеп район бюджетының керем өлеше алдагы ел белән чагыштырганда 1,8% үсеш белән 755млн 36мең сум булды.
2016 нчы елда шактый гына җитди кыенлыклар булуга карамастан, район алдагы еллардагыча эзлекле үсеш юлыннан чигенмәде, гомумән алганда, социаль-икътисадый күрсәткечләребез үзенең уңай динамикасын саклап калды. Район буенча тулаем территориаль продукт күләме 11млрд.443млн 200мең сум тәшкил итеп узган елгы күрсәткечкә карата 3,2% үсеш бирде. Тулаем территориаль продуктның структурасына анализ ясаганда - төп өлешен авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару, төзелеш, эшкәртү сәнәгате били. Алардан кала газ, электр энергиясен җибәрү, транспорт һәм элемтә тора.
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, бүгенге көн тәлапләренә нигезләнгән яңа технологияләр кертү, аның җитештерүчәнлеген арттыру мөһим бурычларның берсе булып тора.
2016 нчы елда тулай җыем 141 мең 621 тонна, һәр гектардан уңыш 31,2 ц. тәшкил итте. Бер шартлы терлеккә 32,8 ц азык берәмлеге тупас һәм сусыл азык әзерләнде. 2015 елга карата 105% үсеш белән,54867 тоннасөт җитештерелде.Ел дәвамында бер сыерга уртача 5 909 кг сөт савылды."Әнәк" агрофирмасының кошчылык комплексында җитештерелгән кош итен кертеп, 108 % үсеш белән 31 647 тонна ит җитештерелде. Шуның эченнән районнын төп җитештерү продукциясе булган мөгезле эре терлек ите 4984 тонна тәшкил итә, үсеш 104%.
Районыбызда балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру - төп бурыч булып тора.
Актаныш районында халкының сәламәтлеген саклау көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең медицина учреждениеләре гомуми рейтингында үзәк хастаханә15-16 нчы урыннарда тора. Демографик үсеш буенча район республикада 5нче урында, ә сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлеге күрсәткечләре буенча Минзәлә районы белән 1-2 нче урыннарны бүлешә.
Районда барлык амбулаториялар һәм фельдшер-акушерлык пунктлары саклап калынып, медицина хезмәте үзәк хастаханә, Пучы участок хастаханәсе, Татар Суыксуы, Такталачык һәм Байсар табиблык амбулаторияләре, 61 фельдшер-акушерлык пунктларында күрсәтелә".
Район башлыгы Фаил Камаев сүзен йомгаклап:
-Алдыбызда торучы бурычлар бездән көчебезне һәм бердәмлекне туплауны таләп итә. Икътисадый кризис шартлары шундый ки, районыбыз халкы ирешкән тормыш дәрәҗәсен саклап калуда сизгерлеген һәм осталыгын гына түгел, хәзерге заман куйган таләпләргә нәтиҗәле җавап бирә алу сәләтен дә күрсәтергә тиеш һәм без моны башкарып чыгарбыз, - дигән ышанычын белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш муниципаль районы эшчәнлеген уңай бәяләде. Актанышның республикада яхшы районнар исемлегендә булуын, барлык республика Президенты программаларын уңышлы үтәвен билгеләп үтте һәм алга таба да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев