Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәрит Мөхәммәтшин сәгать 10 га Татарстанда бер хокук бозу да теркәлмәгәнен әйтте

Парламент рәисе, сайлау участоклары ачылганчы ук, аларның куркынычсызлыкка тикшерелгәнен белдерде. Сайлау башланып, сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлау законында бер хокук бозу да теркәлмәгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин белдерде. "Бездә оешкан төстә, барлык 2817 участогы барысы...

Парламент рәисе, сайлау участоклары ачылганчы ук, аларның куркынычсызлыкка тикшерелгәнен белдерде.
Сайлау башланып, сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлау законында бер хокук бозу да теркәлмәгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин белдерде.
"Бездә оешкан төстә, барлык 2817 участогы барысы да төгәл 8 дә ачылды. Беренче килүчеләр үз тавышын бирде. Сайлау кампаниясенә әзерлек бик җитди барды. Бүген сайлау комиссияләренең 2 дистә меңнән артык вәкиле актив эштә. Ачылганчы ук, участоклар куркынычсызлыкка тикшерелде. 17 меңнән артык хокук саклау органы вәкилләре иҗтимагый тәртип тәэмин итүгә җәлеп ителгән. Кичә кичтән барлык рус һәм татар бюллетеньнары башта территориаль комиссияләргә, аннары барлык сайлау участокларына тапшырылды", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе иртәннән үк сайлау комиссияләрендә кеше күп булганына сөенүен әйтте. "Һава торышына карамастан, кеше актив килә. Мине традицион актив пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә күп булуы сөендерде", - диде ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев