Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итәчәк

"Татарстанда барлык телләр дә тигез хокуклы", - дип белдерде республика Дәүләт Советы рәисе. Татарстан Республикасы мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итәчәк. Бу хакта республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларының 33 нче утырышыннан соң үткән матбугат конференциясендә белдерде. «Барысы да без таләп иткәнчә...

"Татарстанда барлык телләр дә тигез хокуклы", - дип белдерде республика Дәүләт Советы рәисе.
Татарстан Республикасы мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итәчәк. Бу хакта республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларының 33 нче утырышыннан соң үткән матбугат конференциясендә белдерде.
«Барысы да без таләп иткәнчә чишеләчәк. Мин ышанам. Башка юл юк», - диде ул, журналистларның сорауларына җавап биреп. Аның сүзләренчә, укытуның күләме һәм методикасы гына үзгәрергә мөмкин. «Без бер карарга килербез дип ышанам. Борчылмагыз!» - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Илебезнең төп теле булган рус теле белән беррәтттән ана телен укытуны ничек тыярга була? - дип сорау бирде үз-үзенә Татарстан парламенты башлыгы.
«Җәмәгатьчелекнең борчылуы аңлашыла. Әмма мин безнең халыкка ышанып әйтә алам: Татарстанда барлык телләр дә тигез хокуклы», - дип ассызыклады ул.
Шул ук вакытта Дәүләт Советы спикеры искәртүенчә, татар теле статусы дәүләт теле буларак Татарстан Конституциясе белән ныгытыла. 2004 елда Россиянең Конституцион суды республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуны кертү хокукын раслады. Татарстанның кичке мәктәпләрендә республикада яшәүче халыкларның милли телләре укытыла.
Аның фикеренчә, сорау федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелгәннән соң барлыкка килгән. «Бу төрле категорияләр өчен укыту күләме һәм методикасы буенча туган кайбер каршылыклар», - дип аңлатты Татарстан парламент башлыгы.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республика җитәкчелеге федераль хакимият органнары белән сөйләшүләр алып бара.
«Әлеге мәсьәләне сәясәтләштерергә, төрле милләт кешеләрен капма-каршы куярга кирәкми. Милләтара тынычлык һәм килешү белән без горурланабыз. Җәмгыятьне таркатырга безнең хокукыбыз юк», - дип ассызыклады ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың кайбер мәктәпләрендә татар телен укыту планын атнага ике сәгатькә калдыру турындагы сорауга да җавап бирде. «Бу директор карары булырга тиеш түгел, һәм мәктәпләрдәге программаны үзгәртергә мәҗбүр итү прокуратура вәкаләтенә керми», - дип белдерде ул, һәм моның Мәгариф һәм фән министрлыгы карары булырга тиешлеген әйтте.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/26/151114/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев