Әфтах бабайга оныгы телевизор бүләк итте
Ноябрь ае алар өчен истәлекле вакыйгаларга бай. ӘФТАХ ГАБИДУЛЛИНга бишесендә 90 яшь тулды, хатыны РӘКЫЙГА апа белән бергә яшәүләренә дә шушы айда 64 ел тулып, 65 нче ел китте. Әфтах абый – Рәкыйга апаны, Рәкыйга апа Әфтах абыйны мактый. Бер-берсе белән табыштырган, кавыштырган Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыйлар.
Тигез картлыкка ирешүнең серен иренең сабыр, улларының әйбәт булуында күрә бәхетле ана.
– Балаларыбыз бик әйбәт безнең, бик канәгать алардан. Малайлар булсалар да, Аллага шөкер, өч улыбыз да эшләп үстеләр, укыдылар, тормышта үз юлларын таптылар. Беркайчан борчымадылар, шуңа күрә аларга бик рәхмәтле мин. Тәрбиялелек, миһербанлылык әтиләреннән күчкәндер. Әткәебез дә бик сабыр, бик акыллы булды, Аллага шөкер. Төрле чакларда да тавыш чыгармады, күтәрелеп авыр сүз әйтмәде, – ди Рәкыйга апа, тормышларының бәрәкәтле булуына сөенеп.
Гомумән, алар барысы да бәрәкәтле гомер кичерүләре белән бәхетле икәнлекләрен яшермиләр. Әниләренең теленнән “Әткәебез” дигән сүз төшми. Яратып, балаларына үрнәк итеп, 64 ел гомер иткән иренә шулай эндәшә ул.
Әфтах ага Татар Ямалы авылында туып үскән. 11 яшеннән эшли башлаган. Чәчтарашханә хезмәтенә укыган, 11 ел чәчтараш булып эшләгән. Олы уллары тугач, Актанышка күченеп килгәннәр. Дәүләт иминиятләштерү оешмасына урнаша, 16 ел буе иминият агенты вазифасын башкарып, шуннан лаеклы ялга чыга.
– Бик акыллы балалар үстердек, моның өчен хатыныма рәхмәт. 3 улыбыз, 3 оныгыбыз,
5 оныкчыгыбыз бар. Олы улыбыз Гали 1962 елда туды, уртанчыбыз Гамил – 1967 елгы, кечесе Илсур – 1971 елгы. Кичә оныкларым кайтып котлап киттеләр, – ди гаилә башлыгы.
Оныклары Юлия телевизор бүләк иткән, бабакаеның тормыш юлыннан презентация эшләгән.
Әфтах Габидуллинның 90 яше тулган көнендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, өйләренә барып, юбилярны
тәбрикләде. Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгының күчтәнәч-бүләген тапшырды.
– Әфтах абый, Рәкыйга апа кебек матур гаиләләрне, матур парларны күргәч, күңел сөенә. Яшь вакытта эш белән гомернең үткәнен кеше сизми дә. Тигез картлык турындагы уйлар соңрак килә. Габидуллиннар гаиләсенең бер-берсен мактап яшәүләре сокландыра. Бу – хөрмәт, әдәп-әхлак, тирән ихтирам билгесе. Шуңа күрә балалары да игелекле. Тыныч күңел белән яшәүче, тату тормыш алып баручы мондый гаиләләр күбрәк булсын иде арабызда. Бүген бик авыр хәлдә калган өлкәннәребез бар. Матур гаиләләрне үрнәк итеп күрсәтергә иде. Бүгенге яшьләребез шуңа омтылып яшәсеннәр, – диде Рәйхан Галимҗанова.
– Байлык җыймадык, балаларны укытыйк, кеше итик дип, алар өчен тырышып яшәдек. Үзем мәктәптә, ветеринария берләшмәсендә техник хезмәткәр булып эшләдем, – ди Рәкыйга апа.
Дөрестән дә, балалар үз юлларын тапканнар. Олысы – Миңнегали исемлесе инде пенсиядә, озак еллар төзелештә прораб хезмәтен башкарган. Уртанчы уллары Гамил күрше ихатада йорт салып чыккан. Ике ел элек инсульт кичергән әтисен карар өчен әти-әнисендә яши диярлек. Кулыннан эш килә, электрчы да, газчы да. Ә төпчекләре Илсур – Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә укытучы, атна саен Актанышка кайтырга тырыша.
25 еллык педагогик стажы бар.
Хатынының, балаларының бала карагандай тәрбияләүләре Әфтах абыйга көч бирә, ул ипләп кенә сөйләшеп, якыннарының хәлләрен сораша, үгет-нәсыйхәтләрен бирә. Әйе, алар яшәүнең асыл мәгънәсен тапканнар, балаларына да шуны аңлата алганнар. Шушы тыныч, матур тормышның рәхәтен күрергә насыйп булсын.
– Киленем үзебезнең милләт кешесе түгел, әмма улыма гел әйтәм: “Улым, тавышыңны күтәреп тә эндәшә күрмә бу балага, синең бәхетеңә үстергән аны кодагый”, – дим. Бер генә бала булып үссә дә, кешелекле, миһербанлы һәм бик гади ул, – Рәкыйга апа шушы сүзләре белән гаиләдәге татулыкның серен ачып салды.
Яхшы сүз, яхшы мөгамәлә, беркемне дә яманламау – бар да гади икән бит.
Олы киленәре Света:
– Пермь өлкәсе Березники шәһәрендә яшибез. Әти-әнигә сәламәтлек, озын гомер телим, мине бик яхшы кабул иттеләр. Елына 7-8 тапкыр яннарына кайтырга тырышабыз. Ирем белән тату торабыз, бәхәсләшкәнебез дә юк хәтта.
Гали:
– 15 яшьтән читкә чыгып киттем. 40 елдан артык вакыт узса да, Актанышка карап, сагынып яшим, беркая да барганым юк. Җай чыгу белән әткәй-әнкәй янына ашыгам. Юл ерак, әмма шимбә-якшәмбе ялларына да кайтырга туры килә кайчак. Безнең әткәй-әнкәй – дөньяда иң яхшы кешеләр алар. Яшь чагында әйткән киңәшләре турында уйламыйсың, әйткән сүзләре дә колак яныннан гына китеп бара. Олыгайган саен, аларның гел дөрес юл күрсәткәннәрен яхшырак аңлыйсың икән ул. Бу тормышта әткәй-әнкәй кебек бик матур итеп яшисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев