Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Габделхәй Биктаһиров: "Хәния төшемә ярдәм сорап керде..."

Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеменә 7 сентябрьдә 40 көн була. Әлфия Авзалованың кырыгы көнне - 27 июльдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты вакытсыз арабыздан китте. Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә һаман да ышанасы килми. "Хәниямнең тавышын әле дә радио-телевизордан тыңлый алмыйм. Бик авыр", - дип сөйләгән...

Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеменә 7 сентябрьдә 40 көн була. Әлфия Авзалованың кырыгы көнне - 27 июльдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты вакытсыз арабыздан китте. Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә һаман да ышанасы килми.
"Хәниямнең тавышын әле дә радио-телевизордан тыңлый алмыйм. Бик авыр", - дип сөйләгән җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров "Челнинские известия" басмасына. - Бер тапкыр гына төшемә су баса дип ярдәм сорап керде: иртән торып зиратка киттем, чыннан да, яңгыр явып, каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп, тәртипкә китердек. Артист тормышы җиңел түгел, эшендә дә, өебездә дә ничек барысына да өлгергән дим. Бик юксынам үзен. Йөрәгем дә, йортым да ятим калды", - дип сөйләгән ул.
Алга таба "Бәйрәм" ансамбле белән ни булачак дигән сорауга Габделхәй Биктаһиров: "Бу турыда уйларга да куркам. Олы кызыбыз Алиянең тавышы бик матур. Әнисенә алмашка сәхнәгә чыгарга карар кылса, мин каршы килмәячәкмен," - дигән.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=19866
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев