Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Гадел билге»: базарда нинди товар тәкъдим итәләр?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре максатчан рәвештә аяк киеме сатучы эшмәкәрләр белән очраштылар.

Яхшы аяк киеме сатып алу - гади генә бурыч түгел. Кулланучыга сыйфатлы товарлар тәкъдим итү максатыннан, Россиядә этаплап төрле товарларны идентификацияләү системасы кертелә. Аяк киемен маркировкалау буенча беренче адымнар 2018 елда ук ясалган иде. Әлеге продукцияне мәҗбүри идентификацияләү 2020 елның мартыннан гамәлгә керергә тиеш иде. Әмма хөкүмәт тарафыннан маркировкалау срокларын күчерү турында Карар кабул ителде. 2021 елда бу система тулы көченә эшләячәк. Шуңа күрә 2021 елда җитештерүчеләр, импортерлар һәм ваклап сатучылар үз бизнесларында ясалган кодлар белән генә продукцияне файдаланырга тиеш, барысы да «Гадел билге» системасында теркәлергә тиеш. «Гадел билге» системасына таварлар турында тулы мәгълүмат кертелә, бу контрафактларны булдырмаска һәм товар әйләнешен «үтә күренмәле» итәргә мөмкинлек бирә, ялган товарларга каршы көрәшергә һәм кулланучыга санитар нормаларга туры килә торган сыйфатлы товарлар тәкъдим итү мөмкинлеге бирә.

Эшмәкәрләр белән әңгәмә вакытында һәм сату өчен тәкъдим ителгән аяк киемнәрен карап, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре эшмәкәрләрнең әлеге процедураны актив узуларын һәм кулланучыларга маркировкаланган аяк киемнәрен тәкъдим итәргә әзер булуларын аңладылар. Очрашуда катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды. Шулай ук барлык теләүчеләр кулланучылар базары өлкәсендәге сораулар буенча кайнар линия телефонына 8 (8552)71-43-03 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев