Актаныш

Гаделлек һәм хезмәт сөю яшьтән бирелгән

Көчле ихтыярлы, башлаган эшен ахырына җиткерүче, тәвәккәл, эшлекле ханым буларак беләләр аны районда. Максатына ирешү өчен армый-талмый хезмәт куя, яшәүнең тәмен, тормышның ямен белеп гомер итә Ләйсән Фәхертдинова. Бүгенге мул тормышына килеп җиткәнче шактый тырышырга, тир түгәргә кирәк булганын Ләйсән апа үзе һәм гаиләсе генә белә. Хезмәт сөю һәм гаделлек...

Көчле ихтыярлы, башлаган эшен ахырына җиткерүче, тәвәккәл, эшлекле ханым буларак беләләр аны районда. Максатына ирешү өчен армый-талмый хезмәт куя, яшәүнең тәмен, тормышның ямен белеп гомер итә Ләйсән Фәхертдинова.
Бүгенге мул тормышына килеп җиткәнче шактый тырышырга, тир түгәргә кирәк булганын Ләйсән апа үзе һәм гаиләсе генә белә. Хезмәт сөю һәм гаделлек сыйфатлары аңа әтисе Фарис абыйдан күчкәндер. Чөнки заманында Актанышның алдынгы токаре булган Фарис абый Хәбиров үзең тапкан кадерле дигән төшенчәне өч баласының да күңелләренә сеңдергән.
- Аллага шөкер, без мохтаҗлыкта үсмәдек. Әти бик күп эшләде. Ул вакытта машиналары булган кешеләр ярдәм сорап аңа килә иде. Әниебез Хәния безне тәртипкә, кешелекле булырга өйрәтте, - ди, Актанышның МТС бистәсендә үткән балачак мизгелләрен хәтерендә яңартып Ләйсән апа.
Актаныш урта мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казандагы фармацевтика училищесына укырга керә ул. Аны тәмамлагач, хезмәт юлын Минзәләдәге даруханәдә башлый. Бер ел хезмәт куйгач, ул вакытта Актаныш даруханәсе мөдире Әлфия Зарипованың чакыруы буенча районга кайта һәм даруханәдә хезмәтен дәвам итә. Ул елларда даруханәдә үзләре дарулар, төрле эремәләр дә ясыйлар. Аларның сыйфатын тикшерәләр. Ләйсән апа да боларның барысын эшли. Биредә хезмәт куйган дәвердә ул булачак тормыш иптәше, Яңа Әлем авылы егете Ралиф Фәхертдинов белән таныша.
- Ралиф башта мине читтән генә күзләп йөргәндер инде, бер көнне кичке якта өйгә килде. Мин ишек алдында кер юып йөри идем, бераз сөйләшеп тордык. Кич һинд киносы карарга чакырды. Шулай аралашып киттек. Бер айлап йөргәч, никах укыттык, - дип елмая бәхетле ханым.
Гомерлек яры итеп Ралиф абыйны сайлавына һич үкенми ул. Менә 31 ел инде алар матур гаилә булып гомер итәләр. Уртак мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы кызлары Альбина белән Миләүшә туа. Балалар карау мәшәкате, аларны балалар бакчасына илтү, алып кайту Актанышка йөреп эшләүче Ләйсән апа өчен кыенлаша. Эшен бик нык яратса да, 1993 елда Яңа Әлемгә кайтып, авыл Советы секретаре булып эшли башлый. 1998 елда гаиләне түгәрәкләндереп, уллары Гадел туа. Ралиф абый хуҗалыкта зоотехник булып эшләгәнлектән, командировкалардан кайтып керми. Хуҗалыкны алып бару, малларны карау, балаларны тәрбияләү Ләйсән апа өстендә була.
- Дөньяны алып барганы, сабыр булганы өчен мин аңа нык рәхмәтле, - дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы.
Бер урында гына таптануны Ләйсән апа кабул итә алмый. Шуңа да үзенең шәхси предприятиесен ачарга тели. Бергәләп киңәшкәннән соң, 1999 елда "Фәхертдинова" шәхси предприятиесе ачыла. 2000 елда Яңа Әлемдә беренче кибетләре сафка баса. Эшләп китү, әлбәттә, җиңелләрдән булмый. Оештыру эшенә дә, товарлар алып кайту буенча да Ләйсән апа иртә таңнан караңгыга тикле үзе чаба. Салкыннарда, яңгырларда чыланып, туңып йөрүләре бушка китми. Эшләре көннән-көн алга бара. Товар ташучылар, хисапчылар алгач, хезмәтләре җиңеләя. Бүгенге көндә аның карамагында өч кибет, 25ләп хезмәткәр бар.
- Коллективыбыз дус, тату, аңлашып эшлибез, Аллага шөкер, мин аларга нык рәхмәтле, - дип шөкерана кыла ул.
2008 елда республикада үткәрелүче "Ел хатын-кызы" бәйгесенең "Бизнес-леди" номинациясендә беренче урын алуы да аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе булып торадыр.
Тормыш иптәшеннән калышмыйча, 2005 елда Ралиф абый да үзенең "Фәхертдинов" шәхси предприятиесен ачып җибәрә. Машина юу цехы, кафе төзи. Анда да 20ләп кеше хезмәт куя. Предприятиеләре икесе икесенең исемендә булса да, максатлары уртак аларның. Шуның өчен дә синеке, минеке дигән төшенчә юк. Кем кайсына җитешә - шунысын эшли.
Шәхси предприятиесе булса да, Ләйсән апа, үзенең сайлаган һөнәре буенча, кеше сәламәтлегенә битараф кала алмый. Ничек тә булышасы килә. Шуның өчен дә 2012 елда "Себер сәламәтлеге" дигән компаниядә дә эшли башлый. Үзебезнең Россиядә чыгарылган, сәламәтлек өчен файдалы продукцияләрне халыкка тәкъдим итү белән шөгыльләнә. Аның буенча бик күп илләргә йөри. Үзләре әйтмешли, айның 15-20 көне юлда үтә.
- Башта Сез командировкада йөргәнсез, хәзер - Ләйсән апа. Читен түгелме?- дим Ралиф абыйга.
- Бер кыенлыгын да күрмим. Аның үзенә ошый, эш дип тырыша бит, - дип елмайды ул.
- Хәзер балалар үсте инде, алар кечкенә вакытта мәктәптән кайтуларын тәмле ашлар пешереп каршы ала алмадым, шунысы гына күңелне тырнап тора, - дип өсти Ләйсән апа.
Әйе, балалары зурлар инде. Альбинаның үз гаиләсе. Тормыш иптәше Эдуард белән бер бала үстерәләр. Икесе дә әти-әниләре янында эшли. Миләүшә Казанда яши, үзенең яратып шөгыльләнә торган эше бар. Уллары Гадел Россия гадел хөкем академиясендә белем ала.
Язмамда Ләйсән апа өч балага гомер бүләк иткән дисәм дә, бүгенге көндә аларның дүрт балалары бар. Бик яшьли әтисез, аннан әнисез калган Гүзәлне дә үз балалары кебек тәрбияли алар. Әле күптән түгел генә аны кияүгә биргәннәр.
- Чит балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә нык сокланып карый идем. Кеше баласын яратыр өчен никадәр олы йөрәкле булырга кирәк дип уйлый идем. Язмыш кушуы буенча үзебезгә дә тәрбиягә бала алырга туры килде. Гүзәл безгә үз балаларыбыз кебек үк якын. Балалар да аны яраттылар, үз иттеләр. Аллага шөкер, зур бер гаилә булып яшибез, - дип елмайды Ләйсән апа.
Ике якның да туганнарын тигез күреп, аралашып яши алар.
- Аллага шөкер, әле әтиебез (Ралиф абыйның әтисе Мирзаян абый турында әйтүе) исән-сау. Безне сөендереп яши. Аның киңәшләрен һәрчак истә тотабыз, - ди ул.
Әлеге мөлаем ханым үзенең гомер бәйрәмен - 55 яшен тормышына шөкерана кылып каршылый. Янында ныклы терәге - Ралифы, үзен өзелеп яратучы балалары, оныгы, хөрмәт итүче хезмәткәрләре, күңел биреп эшли торган эше, дуслары, туганнары бар. Шушы үзе бәхет түгелмени?! Шуңа да бу араларда котлаулар бик күп килә аңа. Илнең төрле төбәкләреннән хезмәттәшләре, дуслары бәйрәме белән котлап шалтырата, изге теләкләрен тели. Безгә дә аларга кушыласы гына кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: